Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апаска музейлар язы киләчәк

    Безнең Республикада Музейлар челтәре, берләшмәләр, музей-тыюлыклары бик күп. Үзләренең эшчәнлекләрендә бу музейлар бәяләп бетергесез уникаль фонд сакланышта тота һәм алар халкыбызның төрле милли мәдәниятен, табигый мирасын барлый, алай гына да түгел югары инновация тәҗрибәсе кулланып, тамашачыга, беренче чиратта яшь буынга җиткерә. Музей дәүләт системасында милли-мәдәни мирасны саклый һәм шул рәвешчә...

    Безнең Республикада Музейлар челтәре, берләшмәләр, музей-тыюлыклары бик күп. Үзләренең эшчәнлекләрендә бу музейлар бәяләп бетергесез уникаль фонд сакланышта тота һәм алар халкыбызның төрле милли мәдәниятен, табигый мирасын барлый, алай гына да түгел югары инновация тәҗрибәсе кулланып, тамашачыга, беренче чиратта яшь буынга җиткерә.

    Музей дәүләт системасында милли-мәдәни мирасны саклый һәм шул рәвешчә яшь буын карамагына тапшыра, сакларга өйрәтә. Хәзерге заман республика музейлар челтәре тамашачы белән аралашу өчен төрле эш формалары тәъдим итә.

    Музейлар арасында "Татарстанда - музейлар язы" акциясе инде матур традициягә әверелеп килә. Аның максаты музейлар арасындагы портнерлык тәҗрибәсен булдыру, киң халык массасын, шулай ук матбугат чараларын җәлеп итү.

    Быелгы акция Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышлана. Ул 2015 елның 21-26 апрелендә үткәрелә. Бу вакыт арасында Татарстандагы барлык музейларга да керү ирекле.

    Безнең музейда акциянең нинди төрләре эшли соң?

    21 апрель. Акция башлану көне - "Россиядә - әдәбият елы" уңаеннан, яшь каләм тибрәтүчеләрнең яңа әсәрләре белән танышу һәм олпат үзешчән язучылардан кайбер киңәшләр. (10. 00 сәг., музей бинасында).

    22 апрель. "Сак булыгыз - Җир!". Җир, Су көне уңаеннан Черкен һәм Апас мәктәпләренең яшь экологлар белән очрашуы. Төбәкнең "Кызыл китабы" белән танышу.(10. 00 сәг., музей бинасында).

    23 апрель. "Мин - Россия гражданины! Мин - Татарстан баласы!" акциясе кысаларында 14 яше тулган яшүсмерләргә тантаналы төстә паспортлар тапшыру. Район хакимияте, район Советы депутатлары, паспорт өстәле, мәдәният, музей хезмәткәрләре тарафыннан хәзерләнә һәм тапшырыла, әти-әниләр яңа паспорт ияләренең дуслары, якыннары да чакырыла. (Башлана 14.00 сәг., хакимиятнең утырышлар залында, соңыннан музейда яңа экспозицияләр белән танышу).

    24 апрель. "Библиотөн". ИГЪТИБАР! Безнең тәҗрибәдә беренче тапкыр үткәрелә! Китапханә, редакция, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә кызыклы программа тәкъдим ителәчәк. Бу чара шулай ук, "Әдәбият елы" кысаларында үткәрелә. Монда тамашачыларга (әти-әнисе озатуында яшь тамачшачыларга да) музейда һәм китапханәдә кызыклы, сирәк очрый торган китап күргәзмәсе, Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Бөек Ватан сугышы залы экспозициясе, сенсорлы моноблогта музейда сакланган районыбызның Ватан сугышы ветераннары фотолары һәм башка кызык мәгълүматлар белән беррәттән, китап сөючеләр тарафыннан хәзерләнгән курчак театры, үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның яңа җырлары, дискәтүк, тәмле чәй тәкъдим ителәчәк. "Йолдыз" газетасына ташламалы яртыелга язылу мөмкинчелеге дә булачак.Тамаша кичке 20.00 сәгатьтән 23.00 сәгаткә кадәр музей, китапханә биналарында узачак.

    26 апрель. Шигырь бәйрәме. Габдулла Тукай туган көне уңаеннан. Бу чара шулай ук китапханә, мәдәният хезмәткәрләре белән хәзерләнә һәм уздырыла. Бәйрәм 11.00 сәг., "Хатын кызга" һәйкәле каршындагы мәйданда уздырыла.

    Чараларга рәхим итегез!!!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: