Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апаска Республика прокуроры Илдус Нафиков килде

    Районга эшлекле визит белән Республика прокуроры Илдус Нафиков килде. Аны район башлыгы Рәшид Заһидуллин, прокурор Ришат Шакиров каршы алдылар. Республика кунагы прокуратура бинасы, аннан хезмәткәрләр белән танышып сөйләште. Район башлыгы, полиция, гадәттән тыш хәлләр, тикшерү комитеты, санитар-эпидемиалогия бүлеге җитәкчеләре, журналистлар катнашында киңәшмә булды. Киңәшмәдә криминаль җинаятьләр, экстремизм, наркотикларга, ришвәтчелеккә каршы...

    Районга эшлекле визит белән Республика прокуроры Илдус Нафиков килде. Аны район башлыгы Рәшид Заһидуллин, прокурор Ришат Шакиров каршы алдылар. Республика кунагы прокуратура бинасы, аннан хезмәткәрләр белән танышып сөйләште. Район башлыгы, полиция, гадәттән тыш хәлләр, тикшерү комитеты, санитар-эпидемиалогия бүлеге җитәкчеләре, журналистлар катнашында киңәшмә булды.

    Киңәшмәдә криминаль җинаятьләр, экстремизм, наркотикларга, ришвәтчелеккә каршы көрәш, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча эшчәнлек анализланды. Эш хакының вакытында түләнүе, торак, яшәү шартлары мәсьәләләренә дә тукталды. Киңәшмәдә катнашучыларның сорауларына җавап бирде. - Апас районына беренче килүем. Мондагы чисталык, төзеклек күзгә ташлана. Тәртипле, акыллы, хезмәт яратучы халык яши дип әйтәсем килә. Район башлыгы һәм башка органнар бердәм булып эшләү нәтиҗәсе дә сезнең эшегездән күренә, - диде ул сүзен йомгаклап. Халыкны кабул итү ябык ишекләр артында узды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: