Апаска солдат кайтты
Апас егете Рамил Ситдиков әле шушы көннәрдә генә солдат хезмәтеннән кайтты. Ил алдындагы изге бурычын үтәргә киткәнче көллияттә техник-механик белгечлеге алып, төрле спорт ярышларында җиңгән егет, армиядә дә сынатмый. Яхшы хезмәт иткәне өчен командирларыннан бик күп Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары алган ул. Кече сержант дәрәҗәсе алуы да сөенечле. - Армия...
Апас егете Рамил Ситдиков әле шушы көннәрдә генә солдат хезмәтеннән кайтты. Ил алдындагы изге бурычын үтәргә киткәнче көллияттә техник-механик белгечлеге алып, төрле спорт ярышларында җиңгән егет, армиядә дә сынатмый. Яхшы хезмәт иткәне өчен командирларыннан бик күп Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары алган ул. Кече сержант дәрәҗәсе алуы да сөенечле.
- Армия хезмәте ир-егетне тагын да чыныктыра. Армиягә бару үзе бер горурлык, - ди Рамил.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев