Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаска яшьләр эшкә кайта

-Районда терлекчелек тармагы күтәрелештә-ди Акхуҗаның хөрмәтле кешесе, 45 елдан артык гомерен туган авылы, терлекчелеккә багышлаган Рәшит Госманов. -Улым Радикның минем эздән китүе белән бик горурланам. Ул бүген минем эшне дәвам итүче, участок мал табибы булып эшли. Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин районда шундый хезмәт династияләренең артуын белдерде. Быел,...

-Районда терлекчелек тармагы күтәрелештә-ди Акхуҗаның хөрмәтле кешесе, 45 елдан артык гомерен туган авылы, терлекчелеккә багышлаган Рәшит Госманов. -Улым Радикның минем эздән китүе белән бик горурланам. Ул бүген минем эшне дәвам итүче, участок мал табибы булып эшли.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин районда шундый хезмәт династияләренең артуын белдерде. Быел, мәсәлән, район ветеринария берләшмәсе коллективына ике яшь белгеч өстәлде. Болынбалыкчыдан Динә Чемякова, Табар Черкененнән Алексей Волков югары белемле яшь белгеч булып Апаска эшкә кайттылар.

-Бүген агрофирма бүлекчәләрендә өлкән буынга соңгы ике-өч елда югары белемле унлап яшь белгеч өстәлде. Апастан Илназ Заһидуллин, Рафис Зәйнуллин, Булат Габитов, Илдар Салаватов, Каратуннан Гөлназ Галиуллина, Йомралыдан Ринат Гарифуллин, Рамазан Гашыйгуллин, Сатмыштан Илфир Сәлахов, Балтайдан Алинә Яльчибаева, Свияжский бистәсеннән Лилия Ризина, Казан кызы Алинә Рәшитова әти-әниләрен сөендереп төрле тармакларда тырышып хезмәт итәләр. Гаилә хезмәт династияләре ышанычлы кулларда!-ди, "Зөя" агрофирмасының кадрлар бүлеге җитәкчесе Наилә Галимҗанова.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев