Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апаслар сынатмыйлар

    Мөслим район мәдәният йортында "Аһәңле Татарстан" ("Многозвучный Татарстан") дип аталган республикакүләм, җирлектәге традицияләнгән музыка коралларында уйнаучы (гөслә, курай, кубыз, бәрмә уен кораллары, думра һ.б.), башкаручылар смотрында Апас районы үзешчәннәре сөендергеч, уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Музыка мәктәбе каршындагы "Туган як" инструменталь ансамбле лауреат исеменә һәм акчалата премия Сертификаты белән бүләкләнде. Татарстанның...

    Мөслим район мәдәният йортында "Аһәңле Татарстан" ("Многозвучный Татарстан") дип аталган республикакүләм, җирлектәге традицияләнгән музыка коралларында уйнаучы (гөслә, курай, кубыз, бәрмә уен кораллары, думра һ.б.), башкаручылар смотрында Апас районы үзешчәннәре сөендергеч, уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Музыка мәктәбе каршындагы "Туган як" инструменталь ансамбле лауреат исеменә һәм акчалата премия Сертификаты белән бүләкләнде. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Әсрар Идиятов чама белән 200 еллык, ике тишекле кабатланмас курайда, ә Рамис Ногманов үзенчәлекле авазлы кубызда уйнап, дипломантлар булып кайттылар. Рамис Ногманов үзенең студент елларындагы дусты, ТР язучылар союзы әгъзасы, Татарстанның атказанган укытучысы Мөҗәһит Әхмәтҗанов белән дә очраштылар, күңелле хәтирәләрне яңарттылар...

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: