Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апаслылар балыкка кармак белән генә йөри

    Май бәйрәмнәрендә табигатькә ял итәргә чыгучылар күбәйде. Елга, күл буйларында балыкчылар яңгырдан соң чыккан гөмбәләр кебек адым саен. Уылдык чәчү чорында бер кешегә бары тик ике кармак белән балык тоту рөхсәт ителә. Сулыктан 50 метр ераклыкта транспортны калдырырга, ә менә учак ягу тыела. Шуларны кисәтү йөзеннән Республиканың район буенча аучылык,...

    Май бәйрәмнәрендә табигатькә ял итәргә чыгучылар күбәйде. Елга, күл буйларында балыкчылар яңгырдан соң чыккан гөмбәләр кебек адым саен. Уылдык чәчү чорында бер кешегә бары тик ике кармак белән балык тоту рөхсәт ителә. Сулыктан 50 метр ераклыкта транспортны калдырырга, ә менә учак ягу тыела.

    Шуларны кисәтү йөзеннән Республиканың район буенча аучылык, елга-суларны, урманнарны саклаучы оешмасы җитәкчесе Дмитрий Тараканов, районның аучылык җәмгыяте җитәкчесе Рөстәм Хәмидуллин, егерьләр, полиция хезмәткәре Дамир Сиразов кисәтү, тикшерү рейдка чыктылар.

    Һәрберсе янына туктап, тәртипне аңлатып, тикшерү үткәрделәр.

    Бәйрәм көннәрендә һәм аннан соң да рейдлар дәвам итәчәк. Закон таләпләренә буйсынмаучыларны штрафлар көтә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: