Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апаслылар, “бик арзанга әйбер сатам, киләчәгеңне багам”, дип тәкъдим ясап йөрүчеләрдән сак булыгыз

    - Татарстанда төрле ысуллар белән кеше ышанычын яулап алу, мошенниклык кылу очраклары арта, - ди район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Раил Гатауллин. Авылларда шундый, "бозымны кире кайтарам, киләчәгеңне багам, бик арзанга әйбер сатам..." дигәнрәк тәкъдим ясап йөрүчеләр белән очрашсагыз, сак һәм игътибарлы булыгыз. Беркатлылык белән алдансагыз, "кайнар эздән" хокук...

    - Татарстанда төрле ысуллар белән кеше ышанычын яулап алу, мошенниклык кылу очраклары арта, - ди район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Раил Гатауллин. Авылларда шундый, "бозымны кире кайтарам, киләчәгеңне багам, бик арзанга әйбер сатам..." дигәнрәк тәкъдим ясап йөрүчеләр белән очрашсагыз, сак һәм игътибарлы булыгыз. Беркатлылык белән алдансагыз, "кайнар эздән" хокук сакчыларына бик тиз хәбәр итүегез хәерлерәк. Районның бер авылында өйгә кереп, су сораган кыяфәттә, өлкән яшьтәге хуҗабикәнең "күзен буып", акча урлау очрагы булды. "Гастролерлар"ның эзләреннән барып, Апас хокук сакчылары озын куллы бу елгыр адәмнәрне Россиянең бер төбәгендә тоткарладылар. Мондыйларның корбаны булмагыз!

    Фото:http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&etext=846.fmwaiDyX-

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: