Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апаслылар-бөтендөнья Интернет челтәрендә

    Татарстан Президенты программасы нигезендә 2013 елда сафка бастырылган Биеш авыл клубына 5 октябрьдә авыл өлкәннәрен, ветеран укытучыларны зурлап кунакка чакырдылар. -Элек тә клубыбыз буш тормады,-ди Нина Васильева. -Тик андагы эш шартлары белән бүгенгесенең аермасы җир белән күк кебек. Җылы, иркен һәм якты фойе, тамаша залы, китапханәбездә ай саен 4-5 төрле...

    Татарстан Президенты программасы нигезендә 2013 елда сафка бастырылган Биеш авыл клубына 5 октябрьдә авыл өлкәннәрен, ветеран укытучыларны зурлап кунакка чакырдылар.

    -Элек тә клубыбыз буш тормады,-ди Нина Васильева. -Тик андагы эш шартлары белән бүгенгесенең аермасы җир белән күк кебек. Җылы, иркен һәм якты фойе, тамаша залы, китапханәбездә ай саен 4-5 төрле ял-күңел ачу чаралары үткәрү хәзер бик гадәти хәл. Ел башыннан 35 зур мәдәни чара, дистәләгән очрашу-кичәләр уздырдык. Безнең "Рябинушка" фольклор ансамбле быел 10 тапкыр Апаста, Казанда, республикабызның башка төбәкләрендә үткәрелгән төрле смотр-конкурс, башка чараларда катнашты. Район хакимиятенә рәхмәт, яңа сәхнә киемнәребез бик матур. Оныгы, Татарстан чибәре Ирина Шәрипованы тәрбияләп үстергән, үзем бик хөрмәт иткән Ирина Золотова эшемдә төп таяныч. 2010 елда "Татарстан чибәре-Мисс Татарстан", 2011 елда "Вице-мисс России" титулын яулаган Иринабыз хәзер Американың Нью-Йорк шәһәрендә яши һәм Җир шарының танылган модельерлары белән беренче унлыктагы топ-модель булып эшли. Аның казанышлары һәм күрсәткечләре "Дөньяның иң чибәр хатын-кызлары" аерым китабына кертелгән. Үзе үсеп буй җитергән Биешебезне онытмый, океан артыннан аның рәхмәтен ишетү үзебезгә дә бик рәхәт. Мәктәп укучылары Энҗе Туктагулова, Кирилл Телишев, апалы- сеңелле Алина һәм Вероника Вәлитова, Ангелина һәм Аделина Закирова чыгышларын тамашачы алкышлап каршы ала. Балачактан сәхнә яратучы Аделинабыз бүген Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте студенты.

    Биешлеләр турында район мәдәният бүлеге җитәкчесе Альберт Сәлахетдинов. Апас Мәдәният йорты директоры Земфира Мөхәммәтшина, район үзәк китапханә җитәкчесе Чулпан Хөснетдинова фикере дә югары:

    -30 ел эш стажлы Биеш авыл китапханәчесе Гөлнур Илалова һәр чарада актив. Китапханә фондында 6000 том әдәби-популяр китап исәпләнә, берсе дә тузан җыеп ятмый. Димәк, ул авыл китап укучыларында тарихыбыз, әдәби сүзгә мәхәббәт уята белә,-ди үзәк китапханә хезмәткәре Венера Салаватова.-Укытучылары, әти-әниләре җитәкчелегендә һәм ярдәме белән Биеш мәктәбе укучылары Кирилл Телишев белән Евгений Петров, мәсәлән, быел Бөек Җиңү Геройларына багышланган Бөтенроссия әдәби конкурста катнашып, ярымфиналга үтте.

    Сүзне клуб җитәкчесе Нина Васильева дәвам итә:

    -Безнең "Рябинушка" га быел 15 яшь. Ансамблебездә 10 солист исәпләнә. Аны оештыручылар- Ирина Золотова, элек клуб мөдире булып эшләгән Людмила Решетникова, китапханәче Людмила Конычева, "Госстрах" агенты Антонина Самойлова, район үзәк хастаханәсе хезмәткәре Галина Афанасьева, "Ак Барс-Агро" сак хезмәткәре Алексей Прокофьев, клубыбызның әдәби-сәнгать җитәкчесе Лилия Тумакова, техник хезмәткәр Надеҗда Куренкова, авыл социаль хезмәткәре Валентина Машина белән кайларда гына гастрольләрдә булмадык,-ди. -Мәктәптә безнең "сеңелебез"-"Звонкие голоса" вокаль ансамбле оештырылуына да чиксез шатбыз. Яшь сәхнә "йолдыз"лары Авелина Тятигачева, Катерина Картовенко, Виктория Прокофьева, Алисә Сибгәтуллина, Венера Тумакова, Кирилл Телишев һәм башка балалар чыгышларын тамашачы бик яратып тыңлый. Ветеран-укытучылар Людмила Колсанова белән Нина Блохина Татарстан хезмәт ветераннары "Балкыш" музыка-сәнгать фестивалендә даими катнашып, авылыбыз данын еракларга таныттылар. Сәхнәбезгә гаилә белән чыгучылар да бихисап. Әлфир һәм Алсу Хәмидуллиннарның уллары Айнур белән Альмирны авыл белән бик зурлап хәрби хезмәткә озаттык. "Солдат хатлары" кичәсендә бу гаилә сәхнәбезнең бик матур бизәге булды. Күркәм холыклы, ярдәмчел Иван Дергачев безнең төп теләктәшебез. Заманында үз аты белән безнең ансамбльне район Сабантуена ул алып йөрде. Бик матур итеп җырлый һәм бии ул, башкаларга матур үрнәк күрсәтә.

    Бу көнне очрашу мул табын артында барды. Район халыкны социаль яклау идарәсе, өйдә социаль ярдәм күрсәтү җитәкче-белгечләре Гөлнара Заһидуллина, Светлана Салаватуллина, Зөлфия Җәләлиева, авыл социаль хезмәткәрләре Светлана Кәримова һәм Фәридә Ризина өлкәннәргә матур теләкләрен җиткерделәр. Аңа кадәр яңа клуб янәшәсендәге шушы авылда туып-үскән Советлар Союзы Герое Дмитрий Горбунов бюсты урнашкан Батырлар обелискы янында искә алу тантанасы үтте.

    -Без ел дәвамында Россиякүләм "Без нинди яшь идек" фото-проектта катнаштык,-ди Светлана Салаватуллина. -Бу илкүләм әһәмиятле акциянең төп асылы-Интернетта http://apastovo-rassvet.blogspot.ru/ блог-сайты аша районыбыз өлкән яшьтәгеләрнең гаилә архивлары һәм истәлекләре белән бар дөньяны таныштыру. Эшебездә чәчәк, фото, йорт хайваннары, хезмәт, кул эшләре дәвалау-тернәкләнү терапиясе технологик ысуллары, сәламәтлек сукмаклары һәм башка чаралар кулландык. Бүгенге бәйрәм табыны сәбәпчеләре Нина Блохина, Людмила Колсанова, Виктор һәм Людмила Конычевлар, Лидия Голубева, Татьяна Митрошина һәм башкаларга озын гомер, саулык-тазалык телибез.

    Бу чарада Биеш авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев тә катнашты һәм өлкәннәрне бәйрәмнәре белән котлады.

    Ришат Җамалиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: