Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апаслылар Чүпрәледә Спартакиадада җиңеп кайтты

    -"Дулкын" бассейнына яратып йөрүчеләр арасыннан иң көчлеләрне сайлап алып, Чүпрәледә Җиңүнең 71 еллыгын каршылауга багышланган мәктәп Спартакидасында җиңеп кайттык,-дип шатлыгы белән уртаклашалар тренерлар Динар Галиев белән Руслан Гайнуллин. Зона бәйгесендә 6 районнан 130 иң көчле йөзүче катнашкан. Ярышка Апастан 18 кешелек команда барды. Ирекле стиль һәм брасс белән 50 метрга...

    -"Дулкын" бассейнына яратып йөрүчеләр арасыннан иң көчлеләрне сайлап алып, Чүпрәледә Җиңүнең 71 еллыгын каршылауга багышланган мәктәп Спартакидасында җиңеп кайттык,-дип шатлыгы белән уртаклашалар тренерлар Динар Галиев белән Руслан Гайнуллин.

    Зона бәйгесендә 6 районнан 130 иң көчле йөзүче катнашкан. Ярышка Апастан 18 кешелек команда барды. Ирекле стиль һәм брасс белән 50 метрга йөзүдә Ранис Сафиуллин җиңгән. Шул ук озынлыкка төрле алым белән йөзүдә Салават Гарифуллин, Даниэль Малиновский, Адилә Шакирова, Ләйсән Зәмдиханова да призлы урыннар яулаган. Ирекле стиль белән 200 метрлы су эстафетасында безнең Апас командасы икенче урынга лаек дип табылган. Молодцы, бер сүз белән әйткәндә, Апас спорт маркасын һаман шулай еракларга яңгыратыгыз, яшь йөзүчеләр!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: