Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апаслылар чыршыкай белән саубуллаштылар

    13 гыйнварда район мәдәният йорты каршында Үзәк чыршыны ябу - искечә Яңа елны каршы алу тантанасы үтте. Бу чара театральләшкән тамаша белән башланып китте. Иске һәм Яңа ел символлары булган Ат, Кәҗә һәм Сарык, Кыш бабай һәм Кар кызы халыкны көлдерде дә, уйландырды да. Мәйдан каршында җыр-моң тынып тормады, "Сәләт"...

    13 гыйнварда район мәдәният йорты каршында Үзәк чыршыны ябу - искечә Яңа елны каршы алу тантанасы үтте. Бу чара театральләшкән тамаша белән башланып китте. Иске һәм Яңа ел символлары булган Ат, Кәҗә һәм Сарык, Кыш бабай һәм Кар кызы халыкны көлдерде дә, уйландырды да. Мәйдан каршында җыр-моң тынып тормады, "Сәләт" балаларының дәртле биюләре һәркемне сокландырды.

    Район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова район башлыгы исеменнән изге теләкләрен юллады һәм "Иң матур чыршы" бәйгесенең нәтиҗәләре белән таныштырды һәм Мактау грамотасы белән бүләкләр тапшырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: