Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апаслылар илкүләм чисталык өмәсендә катнашты

    25 апрельдә илкүләм чисталык, төзекләндерү өмәсендә апаслылар актив катнашты. Соңгы мәгълүматлар буенча, бу мөһим чарада барлык авыл җирлекләрендә һәм район үзәгендә 5 мең кеше катнашкан, 100 тоннадан артык чүп-чар тиешле урыннарга илтеп түгелгән. 2 мең төп агач-куаклар утыртылган. Район янгынчылары әйтүенчә, Татарстан территориясендә кертелгән янгынга каршы саклану катгый көрәш реҗимы...

    25 апрельдә илкүләм чисталык, төзекләндерү өмәсендә апаслылар актив катнашты. Соңгы мәгълүматлар буенча, бу мөһим чарада барлык авыл җирлекләрендә һәм район үзәгендә 5 мең кеше катнашкан, 100 тоннадан артык чүп-чар тиешле урыннарга илтеп түгелгән. 2 мең төп агач-куаклар утыртылган. Район янгынчылары әйтүенчә, Татарстан территориясендә кертелгән янгынга каршы саклану катгый көрәш реҗимы да төгәл үтәлгән-элеккеге еллардагы кебек, җыелган чүп, коры үлән-яфракларны ягу күренешләре булмаган. Зур өмә вакытында Апаста Әфганстан һәм башка кайнар нокталарда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы райондашларыбыз батырлыгын мәңгеләштерәчәк Мемориаль комплекска нигез салынды. Ул район Бөек Ватан Сугышы каһарманнары Мемориаль комплексы каршында булачак.

    Барлык мәктәпләрдә дә бу көнне укучылар үз туган уку йортлары тирә-юнен чистартуда укытучылары белән бергә эшләп, авыллардагы батырлар һәйкәлләрен төзекләндерү эшләрендә катнашкан. Май бәйрәмнәре арасында Хәтер көннәрендә Апас, Каратун, авыл зиратларында җирләнгән Бөек Ватан сугышы ветераннары каберләрен чистартып төзекләндерү эшләрендә дә укучылар, аграр көллият студентлары зур эшләр башкарырга әзерләнәләр. Авыл җирлекләре, мәдәният хезмәткәрләре, халык сәламәтлеге сагында торучылар да бу көнне эш кабинетларыннан урамнарга чыгып, кыш буе җыелган, кар астыннан калкып чыккан санкцияләнмәгән чүплекләрне юк итү, үзләре яшәгән туган төбәкләрен чистарту, төзекләндерү эшләрендә актив катнашты. Һәр йорт хуҗасы, күпфатирлы торакларда яшәүчеләр районкүләм чисталык өмәсеннән кайткач кайткач та гомумйорт өмәләрен дәвам итте.

    Калган фотолар http://www.apastovo.ru/tt/gallery/category/15-2015-04-27-08-21-14.html адресы буенча

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: