Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апаслылар нинди май-сыр ашый?

    -Үзебезнең ашап туйгысыз, Коштавылы, Каратун май-сыр заводларында чыгарылган хәләл ризыкны курыкмыйча ашап була иде. Хәзер алар эшләми, кибетләрдә читтән кайтарылган атланмай-сырның сорты гына да бер йөзгә җыеладыр. Алар чиста сөт-каймактан ясалганмы. Әллә пальма маеннан өвәләнгәме, кем белеп бетерсен. Шуны тикшереп торучылар бармы районда? Шамил Бикмуллин. Фиргать Сафин, Татарстан дәүләт ветеринария...

    -Үзебезнең ашап туйгысыз, Коштавылы, Каратун май-сыр заводларында чыгарылган хәләл ризыкны курыкмыйча ашап була иде. Хәзер алар эшләми, кибетләрдә читтән кайтарылган атланмай-сырның сорты гына да бер йөзгә җыеладыр. Алар чиста сөт-каймактан ясалганмы. Әллә пальма маеннан өвәләнгәме, кем белеп бетерсен. Шуны тикшереп торучылар бармы районда?

    Шамил Бикмуллин.

    Фиргать Сафин, Татарстан дәүләт ветеринария күзәтчелеге инспекциясенең Апас районара бүлеге җитәкчесе:

    -Башка дәүләт структуралары белән беррәттән безнең дә җәмәгать туклануы, сату нокталарындагы терлекчелек продуктлары, азык-төлекнең сыйфатын күзәтеп тикшерү хокукыбыз бар. Бу эш планлы рәвештә, кулланучылар хокукларын яклау, район прокуратурасы, хокук сакчылары белән бергә алып барыла. Урыннардан язмача яки Интернет аша имзалы хәбәрләр керсә көнендә үк тикшерү белән киләбез. Контрафакт, ялган, саклау вакыты үткән, сыйфатсыз май-сырга юлыксагыз-безгә хәбәр итегез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: