Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апаслылар призлы урынга лаек булды

    Яшел Үзән районының Мулла иле авылында СССР спорт мастеры, данлыклы көрәшче һәм остаз Диләр Хәлиловның 70 еллыгына көрәш бәйгесендә Татарстан, Чувашиядән 16 команда, 154 көрәшче катнашты. Апаслылар бик уңышлы чыгыш ясап, команда беренчелегендә призлы урынга лаек булдылар. 25 килограмм үлчәүдә Альмир Сабиров, 45 кг. үлчәмдә абыйсы Илмир Сабиров һәм 40...

    Яшел Үзән районының Мулла иле авылында СССР спорт мастеры, данлыклы көрәшче һәм остаз Диләр Хәлиловның 70 еллыгына көрәш бәйгесендә Татарстан, Чувашиядән 16 команда, 154 көрәшче катнашты. Апаслылар бик уңышлы чыгыш ясап, команда беренчелегендә призлы урынга лаек булдылар. 25 килограмм үлчәүдә Альмир Сабиров, 45 кг. үлчәмдә абыйсы Илмир Сабиров һәм 40 килограмлы үлчәмдә Азамат Мөхәммәтшин, 65 кг. үлчәмдә Раил Фәсхетдинов беренче урынга чыктылар. 27 килограммлы үлчәмдә Азат Шаһиәхмәтов икенче, 40 кг. үлчәмдә Айрат Салаватуллин, 60 кг. үлчәмдә Данил Нәҗмиев өченче урында. Азамат Мөхәммәтшин белән Илмир Сабировка ярыш оештыручылар аерым номинацияләрдә махсус бүләкләр бирде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: