Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апаслылар һәркайда көтелгән, дәрәҗәле кунак

    -Район башкарма комитеты, мәдәният бүлеге һәр ай ахырында авыл мәдәният йортлары, клублар һәм район мәдәният йортында үткәрелгән мәдәни-ял чараларын барлап нәтиҗә чыгару, киләсе айга эш графигын раслауны гадәткә кертте, -ди Альберт Сәлахетдинов. Чираттагы киңәшмә эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина катнашты. Ай дәвамында һәр мәдәният учагында нинди эшләр...

    -Район башкарма комитеты, мәдәният бүлеге һәр ай ахырында авыл мәдәният йортлары, клублар һәм район мәдәният йортында үткәрелгән мәдәни-ял чараларын барлап нәтиҗә чыгару, киләсе айга эш графигын раслауны гадәткә кертте, -ди Альберт Сәлахетдинов.

    Чираттагы киңәшмә эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина катнашты. Ай дәвамында һәр мәдәният учагында нинди эшләр башкарылуга җентекле анализ ясалды. Урак чорында кырда, ындыр табакларында хезмәт куючыларны ял иттерү, игенчеләргә булышу мөмкинлекләре өйрәнелде.

    Унынчы Бөтенроссия "Уяв" чуваш милләте мәдәни конкурс-бәйрәмдә Апасыбыз данын Табар Черкене Мәдәният йорты вәкилләре бик уңышлы яклады һәм призлы урыннар яулап кайтты. Мәдәният йорты директоры, җирле "Шурампуч" фольклор ансамбле җитәкчесе Светлана Листратова, "Милли эчемлек" номинациясендә җиңүче Елена Максимова, кул эшләре номинациясендә призлы урын яулаган Лилия Галиуллинага Диплом-Грамоталар тапшырдылар. Быелгы "Уяв" та "Чуваш чибәре" конкурсында тамашачылар һәм жюри мәхәббәтенә лаек булган Регина Мөхетдинова уңышлары аерым билгеләп үтелде.

    23 июльдә күршеләребез-Мари-Эль республикасы башкаласы-Йошкар-Олада татар диаспорасы үткәрәчәк шәһәр Сабантуена районнан 65 кешелек делегация барачак. Җырчы-биючеләребез, курайчы-тальянчылар, көрәшчеләр, аш-су осталары Апас данын яклаячак.

    Ришат Җамалиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: