Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апаслылар сөзәк баскычтан тиз менә

    Халык җыеннарында, сайлау алды очрашуларында район үзәге халкы Апас штп башкарма комитеты административ бинасы соңгы елларда бик ыспайланган бистә үзәгенең ямен җибәреп, капиталь ремонт кирәклеген берничә тапкыр күтәрде. 1 ай элек бу проблема тулысынча хәл ителде-капиталь ремонт эшләре тәмам. Бинаның беренче катында район эчке эшләр бүлегенең терәк пункты, җирле УФСИН...

    Халык җыеннарында, сайлау алды очрашуларында район үзәге халкы Апас штп башкарма комитеты административ бинасы соңгы елларда бик ыспайланган бистә үзәгенең ямен җибәреп, капиталь ремонт кирәклеген берничә тапкыр күтәрде. 1 ай элек бу проблема тулысынча хәл ителде-капиталь ремонт эшләре тәмам. Бинаның беренче катында район эчке эшләр бүлегенең терәк пункты, җирле УФСИН бүлеге һәм район статистика бүлеге урнашкан. Икенче каттагы Апас шәһәр тибындагы поселок башкарма комитетына (халыкча-сельсовет) хәзер һәркем өчен уңайлы, җил-яңгырдан ышыкланган сөзәк баскычтан менәсе. Элек ул бик текә булып, олы кешеләргә икенче катка күтәрелү бик авыр иде. Бинаның тышы җылытылып, ясалма мәрмәр таш белән тышланды. Хәзер үзәк мәйдандагы бөтен биналар да күзне иркәләрлек матур, кеше өчен җайлы!

    Ришат Җамалиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: