Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апаслылар Йошкар-Олада Сабан туен гөрләтте

    23нче июльдә Район башлыгы Рәшид Заһидуллин җитәкчелегендәге 40 кешелек делегация Марий Эл республикасының Йошкар-Ола шәһәренә татар халкының милли бәйрәме - Сабан туен билгеләп үтәргә барды. Апаслыларны Марий Эл республикасының Татар мәдәни үзәге директоры Илгис Гайсин, эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Әмир Шакиров, Татар көрәшенең Президенты Наил Галяутдинов ачык йөзләре,...

    23нче июльдә Район башлыгы Рәшид Заһидуллин җитәкчелегендәге 40 кешелек делегация Марий Эл республикасының Йошкар-Ола шәһәренә татар халкының милли бәйрәме - Сабан туен билгеләп үтәргә барды.

    Апаслыларны Марий Эл республикасының Татар мәдәни үзәге директоры Илгис Гайсин, эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Әмир Шакиров, Татар көрәшенең Президенты Наил Галяутдинов ачык йөзләре, тәмле сыйлары белән каршы алдылар. Кунакларны республиканың тарихи урыннары белән таныштырып йөрделәр. Шәһәрнең "Дуслык" мәдәни һәм ял паркына ун меңгә якын милләттәшләребез җыелды. "Ак Барс" банкы җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин Татарстан республикасы Президенты исеменнән кайнар котлады. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин бәйрәмгә җыелган милләттәшләребезне Апас районы халкы исеменнән бәйрәм белән тәбрикләде һәм бүләкләрен тапшырды.

    - Безнең бүгенге милли бәйрәмебез Сабантуйның төп максаты - читтә яшәүче милләттәшләребез белән элемтә, дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру, тәҗрибә уртаклашу. Барыгызга да сәламәтлек, имин көннәр теләп калам. Милли йолаларыбыз, бәйрәмнәребез югалмасын. Күңелле ял итегез! - диде район башлыгы.

    Шулай ук Марий Эл республикасының башлыгы Леонид Маркелов милләттәшләрне бәйрәм белән тәбрикләде. Апаслыларга һәм район башлыгына олы рәхмәтен ирештерде. Бәйрәмнең төп оештыручысы Марий Эл республикасының Татар мәдәни үзәге директоры Илгис Гайсин Сабан туен күңелле һәм истә калырлык итеп үткәргән Апас районы делегациясенә һәм шәхсән район башлыгына олы рәхмәтләрен җиткерде. Якташыбыз, Татарстанның халык артисты Фердинант Сәлахов үзенең иҗатташ дуслары белән милләттәшләребезне матур җырлары белән сөендерделәр. Районыбыз үзешчәннәре Сабантуй манзарасын сәхнәләштерделәр, яраткан җырларын башкардылар, "Ритм" бию төркеме берсеннән-берсе матур биюләрен бүләк иттеләр. Ә халык татар моңнарын тыңлады, күңелләре булганчы биеде. Тальянчылар ансамбле чыгыш ясаганда өлкән буын апа-абыйларның күз яшьләрен дә сөртүен күрергә була иде. Апасның туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис абый Ногмановның студент дуслары Шамил һәм Суфия Дәминовлар апаслылар белән рәхәтләнеп күңел ачтылар.

    - Без әлеге бәйрәмгә ел да киләбез. Апаслыларның чыгышы аеруча да ошады. Гармунчылар чыгыш ясаганда күзгә яшь килде. Менә курсташымны да күрдем. 40 ел элек ул безнең туйда шаһит булган иде. Рәхмәт сезгә күңелле ял иттергәнегез өчен, - диде Шамил әфәнде. Сабан туена килгән апа-абыйлар янына барып сөйләшеп килдем.

    - Йошкар-Олада 1946 елдан бирле яшибез. Ел саен Сабан туен карарга йөрибез. Аллага шөкер барысы да әйбәт, - диләр Равил һәм Гөлфия Фатыйховлар. Мәрьям апа Газизова ураза тотуларын, мәчеткә, татар үзәгенә йөрүләрен сөйләде. Сабан туе бүләге итеп сөлге бүләк итеп кылгага бәйләп тә куйды.

    - Шәһәрдә ике мәчетебез, милли-мәдәни үзәгебез бар. Татар концертлары килгәндә шалтыратып чакыралар. Татарлар, марийлар, урыслар бик тату- дус яшибез. Без татарларга игътибар зур, - диде Рәдинә ханым Нургалиева. Халык бик теләп капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, капчык сугыш уеннарында актив катнашты. Татарча көрәшкә язылучылар да бихисап, хәтта көрәшче кызлар да егетләр белән бил алышты. Марий Эл һәм Татарстанның көрәшче ир-егетләренең бил алышуын халык бик яратып күзәтте. Һәм ниһаять, Сабан туеның баш батыры булып Марий Эл республикасы егете Муса Галләмов Апас районы башлыгы Рәшид Заһидуллинның бүләгенә ия булды.

    - Мин бүген Сабан туеның баш батыры. Тәкә һәм утыз мең сум акча биргәннәре өчен район башлыгы Рәшид Нәҗиповичка бик зур рәхмәтле, - диде баш батыр Муса Галләмов.

    Россия Федерациясенең Дәүләт Советы депутаты Лариса Яковлева Сабан туеның оешканлык белән үтүенә һәм анда апаслыларның өлеше зур булуына басым ясады. Киләчәктә дә төрле җирләргә сибелгән татар халкының милли бизәкләрен, традицияләрен югалтмыйча, бердәм булып яшәвенә ышанычын белдерде.

    Гүзәл Хилавиева

    Апас-Йошкар-Ола-Апас

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: