Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апаслыларга дуңгыз асрау отышлымы?

    -29-30 сентябрьдә Татарстанның Норлат районы Сосновка авылында 58 баш йорт дуңгызы асраган бер шәхси хуҗалыкта Африка чумасы ачыклангач, Татарстан Президенты Указы нигезендә бу төбәктә карантин игълан ителгән иде. Йорт дуңгызларының иректә йөрүе, авыл янәшәсендәге урманда кыргый кабан дуңгызлары көтүе булуы мәгълүм. Йорт хайваннарына авыруның шул сәбәпле күчү мөмкинлеге төп версияләрнең...

    -29-30 сентябрьдә Татарстанның Норлат районы Сосновка авылында 58 баш йорт дуңгызы асраган бер шәхси хуҗалыкта Африка чумасы ачыклангач, Татарстан Президенты Указы нигезендә бу төбәктә карантин игълан ителгән иде. Йорт дуңгызларының иректә йөрүе, авыл янәшәсендәге урманда кыргый кабан дуңгызлары көтүе булуы мәгълүм. Йорт хайваннарына авыруның шул сәбәпле күчү мөмкинлеге төп версияләрнең берсе,-диде 1 ноябрьдә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгында үткән брифингта министр Марат Әхмәтов.

    Татарстан терлекчелек тармагына, азык-төлек куркынычсызлыгына гаять зур куркыныч тудыручы бу афәт республикада беренче тапкыр теркәлде. Бу хакта редакция кунагы, Татарстан ветеринария идарәсенең Идел аръягындагы 8 районында бу юнәлеш буенча җаваплы Апас территориаль бүлеге баш дәүләт ветеринария инспекторы Марат Ильзинат улы Фатрахманов белән сөйләшәбез.

    -Карантин режимы кертелгән территория ике боҗралы булып, авыру чыккан өлешендә барлыгы 426 баш дуңгыз утта юк ителде,-ди башлады сүзен баш инспектор. -Авыруның таралу куркынычын тәэмин итү чаралары үткәрү өчен Татарстан һәм җирле бюджеттан 5 миллион сум акча тотылган. Йогышлы авыру таралмау максатында беренче 20 километрлы диаметрда урнашкан барлык дуңгызчылык ферма-комплекслары, шәхси хуҗалык абзарларындагы дуңгызлар, корылмалар һәм терлек азыгы яндырыла, бу әлегә бердәнбер һәм нәтиҗәле ысул булып санала.

    -Менә шушы зонага эләккән шәхси хуҗалыклардагы авыру ачыкланмаган терлекләр өчен дәүләттән компенсация каралганмы?

    - Аның күләмен һәрбер төбәк үзе билгели. Күрше республиканың Порецк, Алатырь районнарында да йорт дуңгызларында АЧС ачыкланган иде. Аның таралмавына ирешү максатында Чувашия Республикасы казнасыннан барлыгы 23,5 миллион сум чыгым тотылды. Халыктан җыеп алынган тере дуңгызларның бер килограмына 102 сум, итләтә сатып алган очракта бер килограммына 146 сум түләделәр.

    -Күршеләрдә АЧС чыккач, бездә дә аерым чаралар башкарылды...

    -Ул чакта безнең район АЧС янаган 100 километр радиуслы икенче зонага кертелде һәм районыбыз территориясенең ике ноктасы-Балтай һәм Каратун янәшәсендә ике ветеринария-полиция, ДПС вакытлы постлары куелды. Бу режим районда 45 көн дәвамында сакланды. Норлат очрагында АЧС учагы безнең районнан ерак булу сәбәпле, постлар куймадык, ләкин уяулыкны киметмәдек. Чөнки АЧС каян килеп керүен алдан берәү дә әйтә алмый. Кайбыч, Буа якларында безнең постлар даими эшли һәм дуңгызлар, башка терлек, ит продуктлары ташучы барлык техника безнең күзәтчелек астында.

    -2007 елдан башлап, Россиянең 43 төбәгендә АЧС теркәлде, шул исәптән быел 25 субъектта 257 очрак булды. Бу Россиягә каршы биологик сугыш игълан итүгә тиң түгелме? Әллә диверсияме?

    -Алай димәс идем. Бу авыру егерменче гасыр башыннан ук билгеле. Ул иң башта Африка илләрендә күзәтелгән. Кыргый кабан дуңгызлары организмында бу авыру алшартлары даими саклана. Аралашкан очракта вирус алардан йорт хайваннарына тиз йога.

    -Аның билгеләре нинди?

    -Авыру йоктырган дуңгызның тән температурасы 40,5-42 градуска кадәр күтәрелә. Тәнендә кан оешкан урыннар хасил була. Дуңгыз бик сүлпәнләнә, ашаудан туктый, чатка барып ята. Күз алмалары кызара, бертуктаусыз яшь, авызыннан даими селәгәй ага, борыныннан төрле бүлентеләр чыга. Колак яфраклары, корсак аслары зәңгәрләнә. Бу авыруны берничек тә дәвалап булмый. Атна-ун көндә терлек "янып" үлә.

    -АЧС кешегә дә йогамы?

    - Аның кешегә куркынычы юк, диләр галимнәр. Бүген бу өлкәдә медицина тикшеренүләре алып барыла.Чөнки, дуңгыз белән кеше организмында охшашлык билгеләре 70 процентка җитә...

    -Йорт дуңгызларына бу авыруга каршы вакцина бармы?

    -Кызганычка каршы, галимнәр әлегә уйлап таба алмый. АЧС килеп чыкса, дәүләт бик кискен чаралар күрергә мәҗбүр. Мисал өчен, бу йогышлы авыру Тула өлкәсендә ачыкланган иде. 20 километрлы беренче зонага кергән бер бик эре агрохолдингның дуңгызчылык комплексында һәм шушы территориядәге башка хуҗалыклар, шәхси сектордагы 57 мең баш дуңгыз утта юк ителде. Барлык китерелгән зыян һәм чыгымнар 370 миллион сумнан артык булды.

    -Районыбыз чигендә бик зур дуңгызчылык комплексы бар. Алай-болай безнең якларга АЧС килсә ниләр эшләнәчәк?

    - Безнең Апас районы дуңгызчылык белән шөгыльләнми, фермалар юк. Авыл халкы абзарларында бу терлек бар әле. Авыл җирлекләре башлыклары аның төгәл исәбен белергә, бу факт йорт кенәгәләрендә теркәлергә тиеш. Быел август аенда Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы дуңгызчылык тармагы буенча аерым Боерык чыгарды. Таләпләр катгыйланды. Йорт дуңгызларын иреккә чыгарып асрау тыела. Азыкны бары тик пешереп ашату каралган. Дуңгызлар торагына дизенфекция барьерлары булу мәҗбүри. Алар башка йорт хайваннарыннан аерым тотылырга тиеш. Алар рационында табыннан калган азык калдыклары булу, бигрәк тә казылык, ит калдыклары булмавы төп таләпләрнең берсе. Бу шартларны үтәмәүчеләргә административ җәза каралган. Кисәтүләрне үтәмәүчеләргә штраф 500-1000 сумнан башлана. Киңәшем шул-бу таләпләрне үти алмасагыз абзарыгызда башка төр хайваннар, кош-корт үрчетү отышлырак булмасмы? АЧС чыккан учактан 20 километр радиуслы беренче карантин зонасына кергән барлык хуҗалыклардагы дуңгызлар сау-сәламәт булган очракта да утта юк ителә-моны онытмагыз!

    Ришат Җамалиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: