Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апасның иң өлкән кешесе Зәйнәп әби 107 яшьлеген каршылады

    15 гыйнвар көнне Апаста яшәүче Зәйнәп әби Ибраһимовага 107 яшь тулды.

    (15 гыйнвар, “Апастово-информ”)


    Әби улы Заһит, килене Гөлфия тәрбиясендә олы хасияттә яши.
    Зәйнәп әби тумышы белән Сатмыш авылыннан. Бар гомерен, хезмәт елларын да биредә уздырган. Озак еллар колхозда эшләгән. Яшелчә бакчасында күп көч куйган, чөгендерен эшкәрткән.
    Зәйнәп әби тормыш иптәше Кәбир белән тату, бәхетле гомер кичереп, 7 бала тәбрияләп үстергәннәр. Гасыр чикләрен узган акъәбинең бүгенге көндә 5 баласы исән-сау.
    -Әнкәй бик акыллы хатын. Гайбәт сөйләп, сүз ирештереп йөри торган булмады. Кешеләрне яратты, яхшылык эшләргә ашкынып торды. Әти белән барыбызга да белем бирделәр, һөнәр алырга булыштылар. Үрнәк тәрбия алып үстек, – ди улы Заһит абый.
    Гөлфия апаның Ибраһимовлар гаиләсенә килен булып төшүенә 41 ел вакыт узган. Ярты сүздән аңлашып гомер иткән алар.
    Озын гомерле булуның серен тыныч холыклы, сабыр булуда, тормышны ничек бар, шулай кабул итүдән күрә Зәйнәп әбинең балалары. Шулай ук олыгайган көндә хасият һәм тәрбия дә кирәк булуын ассызыклыйлар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: