Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апасның ветеринария хезмәткәрләре котыру авыруына каршы вакциналар таратты

    Кыргый хайваннарның иммунитетын ныгытучы 20 мең доза вакцина җирлек, фермер хуҗалыгы тирәләренә, хайваннар йөрүче сукмакларга, урман участокларына куелды.

    (30 сентябрь, “Апастово-информ“). 


    Ветеринария хезмәте соравы буенча, районга котыру авыруына каршы 20 мең вакцина кайтты. Алар гади брикет формасында. Исе белән хайваннарны җәлеп итә. Авыру чыганагы булып күбесенчә этләр, мәчеләр, кыргый хайваннардан - төлкеләр,очучы тычканнар, керпеләр, бүреләр тора. Бу хакта ветеринар табиб-терапевт Айрат Ардаширов белдерде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: