Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апасның яшь каратэчылар командасы җиңү яулап кайтты

    Апас балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең иң яшь тренеры, 20 яшьлек кенә Владислав Васильевның шәкертләре-яшь каратэчылар командасы район тарихында беренче тапкыр үз категорияләрендә республикакүләм ярышларда өченче урын яулап кайтты.

    Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган бу ачык турнирда барлыгы 45 команда, 230 яшь спортчы катнышты һәм ярыш Яр Чаллы шәһәрендә 28 апрельдә үтте.

    Татарстан каратэ федерациясе президенты Алмаз Мотыйгуллин үзе дә ике еллар элек безнең районда балаларга шушы спорт төре серләрен өйрәтте.

    Ярышка безнең районнан 6-15 яшьлек 15 яшь спортчы барды. ДЮСШ ның бу спорт секциясендә бүген 22 бала шөгылләнә.

    Түбән Кама шәһәрендә туып-үскән Владислав Василев үзе исә 2015-2017 елларда дөньякүләм Тынычлык акция-ярышларда 2 ел рәттән көмеш призер булды. Бүген ул Казанда Идел буе Спорт Академиясендә икенче курста укый һәм Апаска Казанннан ук килеп эшли.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: