Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апасны да читләтеп узмаган Чернобыль афәте

    Бу тарихта 20нче гасырның коточкыч бер вакыйгасы буларак уелып калган. 1986 елның 26 апрелендә Чернобыль атом электростанциясенең дүртенче энергоблогында шартлау була. Нәтиҗәдә, реактор тулысы белән җимерелә һәм һавага шактый күләмдә радиоактив матдәләр тарала. Бу афәт безнең Апасыбызны да читләтеп узмый. Район халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гайнуллина белдерүенчә, районыбыздан...

    Бу тарихта 20нче гасырның коточкыч бер вакыйгасы буларак уелып калган. 1986 елның 26 апрелендә Чернобыль атом электростанциясенең дүртенче энергоблогында шартлау була. Нәтиҗәдә, реактор тулысы белән җимерелә һәм һавага шактый күләмдә радиоактив матдәләр тарала. Бу афәт безнең Апасыбызны да читләтеп узмый.

    Район халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гайнуллина белдерүенчә, районыбыздан 18 кеше Чернобыль вакыйгалары шаһитлары булып, электр станциясендә атом-төш һәлакәтенең Җир шарына таралмавы, бу афәтне йөгәнләүдә турыдан-туры катнашкан. Аларның сәламәтлекләре нык какшаган исәннәре бүген 9 гына кеше.

    - Бу көн алдыннан яннарына барып күчтәнәчләр бирәбез, махсус беркетелгән социаль хезмәткәр өйләрендә көн дә булып, тормышларын җиңеләйтә. Район табибларына да рәхмәт. Чернобыльчылар аерым дәүләт исәбендә тора. Вакытында чаралар күрелмәсә, 26 апрельдә шартлаган Чернобыль атом-төш реакторы, радиация СССР, Европа илләренә кире кайтаргысыз зыян салачак иде бит. Җир-анабызга, табигатькә кеше, атом китергән яралар әле гасырлар буе төзәлмәячәк - ди Зөлфия Гайнуллина.

    Бу көннәрдә район Чернобыльчылары, атом-төш коралын сынауда катнашкан район өлкәннәре район халыкны социаль яклау идарәсе каршындагы Урта Балтай тернәкләндерү Үзәген ял итеп, сәламәтлекләрен ныгыттылар. 1954 елда Оренбург якларындагы Тоцк хәрби полигонында атом-төш коралын сынауда катнашкан Чирмешәннән Таһир Вафин, Дүртиледән Сәрдар Гыйззәтуллин, 1967 елда Казахстанның Семипалатинск хәрби полигонында шундый ук куркыныч корал сынауны үз башыннан үткәргән борнашлы Фәрит Заһидуллин белән иркенләп сөйләшергә уйлаган идек тә, абзыйлар бик ачылып китмәделәр шул, "Бик әйбәт монда, тик без тиешле җирдә тиешле документка куйган элеккеге хәрбиләр шул..."-дип, таныклыкларын күрсәтү белән генә чикләнделәр кичәге солдатлар.

    -Ил-көннәр тыныч булып, киләчәк буыннарга, кешелеккә атом-төш коралы куллану белән очрашырга язмасын,-диләр яшьлекләрендә аны сынауларда катнашучы апаслылар. Амин, теләкләре кабул булсын кичәге солдатларыбызның!

    Бу көнне Үзәккә килеп концерт куйган Апас мәдәният йорты үзешчәннәре белән тәкдимнәр җурналын карап чыктым. Өчәр битлек, биредә хезмәт күрсәтүче һәркемгә атап язылган теләк-шигырьләр бик самими һәм җылы. Бирегә 23 апрельдә килгән район делегациясен дә" рәхмәт ишетү безгә дә бик рәхәт,-дип озаттылар биредә эшләүчеләр һәм дәваланучылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: