Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апасның кызу бозы

    -Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе килеп ачкан һәм 2012 елның 12 октябрендә рәсми төстә сафка баскан Апас "Алтын алка" Боз сарае районда ел әйләнәсе хоккей белән шөгыльләнүчеләр санын егерме тапкырга арту мөмкинлеге бирде,-дип саный аның директоры Рамил Мөхетдинов. -Бүген Апас һәвәскәр хоккей клублары лигасында (АЛХЛ) 8 команда исәпләнә һәм анда...

    -Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе килеп ачкан һәм 2012 елның 12 октябрендә рәсми төстә сафка баскан Апас "Алтын алка" Боз сарае районда ел әйләнәсе хоккей белән шөгыльләнүчеләр санын егерме тапкырга арту мөмкинлеге бирде,-дип саный аның директоры Рамил Мөхетдинов.

    -Бүген Апас һәвәскәр хоккей клублары лигасында (АЛХЛ) 8 команда исәпләнә һәм анда мәкәп яшендәге һәм 25-45 яшькә кадәрге 200 дән артык авыл баласы, студентлар, җитәкчеләр бик яратып хоккей уйный.

    Боз сараебыз эшчәнлеге Татарстан Спорт һәм туризм министрлыгы тарафыннан да бик югары бәяләнә. Безгә булган ышанычны без аклыйбыз һәм яңа биеклекләр, максатлар билгелибез. Бурычлар үтәлә дә. Быел мәсәлән, Апас бозында 38 районара, зональ һәм Татарстанкүләм зур хоккей матчлары үткәрелде. Атнаның һәр көнендә безнең ишекләр ачык, ел башыннан "Алтын алка" бозына 5000 нән артык кеше чыкты. Аерым көннәрдә аренага бер юлы 100 дән артык кеше чыга. Тимераяларны прокатка биреп тору эше дә җайга салынган. Яшь хоккейчыларга ел да Хөкүмәт, "Татнефть, "АК Барс" банкы, "Ак Барс -агро" холдингы, районның "Зөя" агрофирмасы иганәсе белән яңа спорт формалары, төрле җиһазлар алына. Быел мәсәлән, шундый 150 мең сумлык яңа хоккей формалары кайту көтелә. Иң кечкенә яшьтәге боз сөючегә 3, иң өлкәненә 75 яшь. Район үзәге халкы гына түгел, районның калган 71 авылыннан да Апаска боз шуарга, хоккей уйнарга һәм карарга килүче йөзләгән фанатыбыз бар. Автобусыбыз да бик матур, Татарстан Президентының ике ел Апаска бирелгән бүләге бер дә тик тормый. Быел мәсәлән, ул 35 мең километр чамасы юл үтте. Безнең командалар ел башыннан Татарстанның 27 төбәгенә төрле турнирларга барды. Призлы урыннарыбызның санына килсәк, алары да ике урынлы саннар белән исәпәнә бүген.

    Октябрь ае башыннан яңа хоккей сезонын башладык. Бу көннәрдә 2006-2007 елларда туучы яшь хокейчыларыбыз Татарстанның 5 районыннан хоккей командаларын кабул итеп, иптәшләрчә һәм республика беренчелегенә "Алтын алка" турнирлары бара. АЛХЛ сайлап алу ярышлары исә иң соңгы ноктасына килеп җитте. Апасның "Бөркетләр", "Т-34", "Алтын алка", Йомралының "Комета" белән "Амур", Борнашның "Корольләр", Барыштан "Факел", Күккүздән "Торпедо" һәвәскәрләр хоккей командалары көн дә иптәшләрчә һәм сайлап алу матчлары үткәрә. Бик кызганыч, соңгы вакытта каратунлылар бик сүлпәнләнде, командалары таралды. Оештыручы булмаса моның ахыры һәрчак шулай... Балтай, Бакырчы, Чирмешән һәм башка зур авыллар, Каратун яшьләрен "терелергә", хоккей белән "авырырга" өндибез.

    Бу көннәрдә Боз Сарае район мәктәпләре, балалар бакчалары коллективларын физкультура дәресләренә чакыра, сәламәтлек дәресләре үткәрә. Моңа район мәгариф бүлеге, АТП җитәкчелеге график буенча мәктәп автобусларын җәлеп итәргә тиеш дип килешенде. Ә кичләрен бозга Яшел Үзән, Казан, Чистай, Алабуга, Кайбыч, Буа һәм республиканың тагын 5-6 районынан министрлык тарафыннан расланган график буенча балалар һәм өлкән яшьтәге спорт сөючеләр хоккей командалары чыга.

    - Татарстанның "Ак Барс" хоккей клубы һәм фанатлары, республика Прокуратурасы ветеран-спортчылары белән эшлекле сөйләшүләр алып барабыз, бу сезонда да Татарстан башкаласы хоккей җыелма командалары Апас бозына килергә теләк белдерде. Бу безнең өчен зур осталык мәктәбе һәм бик файдалы иптәшләрчә очрашуларга Апас тамашачасы да күпләп йөри,-ди Апас хоккей җыелма командасы капитаны Рамил Мөхетдинов. -Үз тренерларыбыз Ленар Мотыйгуллин белән Булат Хисамов. Казаннан килеп Апас балаларын зур хоккей дөньясына алып керүче тренер Дамир Низаметдиновны балалар бик яраталар, бер күнекмәне дә калдырмыйлар. 30 лап спорт җиһазы урнашкан авыр атлетика тренировка залы да буш тормый ике катлы Боз сараенда. Кемнәр генә юк биредә яратып шөгылләнүче арасында-нәфис, нечкә билле кызлар да яңа мыек чыгып килүче үсмерләр, гаиләләрне һәр көн кочак җәеп каршылый Боз сараеның нибары 25 кенә кешелек тырыш һәм эшчән коллективы. Сезне дә көтәләр биредә, килегез!

    Ришат Җамалиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: