Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апасның яшь көрәшчеләре Яшел Үзәндә чыгыш ясадылар

    Районның яшь көрәшчеләре Яшел Үзән районы башлыгы Кубогына милли көрәш ачык беренчелегендә бик уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Бу турнир Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган иде. 40 килограмм авырлык категориясендә Айрат Салаватуллин, 60 кг авырлыкта Данил Нәҗмиев, 65 кг авырлыкта Риназ Хәсәнов 1-3 нче урыннар яуладылар. Җиңүчеләр Апас мәктәбендә укыйлар. Биеш...

    Районның яшь көрәшчеләре Яшел Үзән районы башлыгы Кубогына милли көрәш ачык беренчелегендә бик уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Бу турнир Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган иде. 40 килограмм авырлык категориясендә Айрат Салаватуллин, 60 кг авырлыкта Данил Нәҗмиев, 65 кг авырлыкта Риназ Хәсәнов 1-3 нче урыннар яуладылар. Җиңүчеләр Апас мәктәбендә укыйлар. Биеш мәктәбендә укучы Раил Фәсхетдинов 70 кг үлчәмдә икенче урынга чыкты. Команда тренеры Ринат Гыйламов шәкертләренең көрәш келәмендәге чираттагы уңышлары белән бик горурлана. "9 апрельдә үткән бу ярышта Яшел Үзән, Казан , Кайбыч һәм Биектау районнарының иң көчле яшь көрәшчеләре катнашты. 150 көндәш арасында шундый призлы урыннар яулау балаларның үзләре өчен дә зур дәрәҗә ул",-ди.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: