Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апаста 29 майда үткән Балалар Сабан туе җиңүчеләре

    Милли көрәш 27 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә: -1. Альмир Сабиров, Апас; 2. Илназ Хәмидуллин, Апас; 3. Илназ Гыйсмәтуллин, Кызылтау. 29 килограммга кадәр үлчәү берәмлегендә: 1. Азат Шаһиәхмәтов, Апас; 2. Илназ Мифтахов, Кызылтау; 2. Нияз Гайнуллин, Кызылтау. 32 килограммга кадәр үлчәү берәмлегендә: 1. Булат Гайнуллин, Кызылтау; 2. Риназ Мурзин, Кызылтау; 3....

    Милли көрәш

    27 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә:

    -1. Альмир Сабиров, Апас;

    2. Илназ Хәмидуллин, Апас;

    3. Илназ Гыйсмәтуллин, Кызылтау.

    29 килограммга кадәр үлчәү берәмлегендә:

    1. Азат Шаһиәхмәтов, Апас;

    2. Илназ Мифтахов, Кызылтау;

    2. Нияз Гайнуллин, Кызылтау.

    32 килограммга кадәр үлчәү берәмлегендә:

    1. Булат Гайнуллин, Кызылтау;

    2. Риназ Мурзин, Кызылтау;

    3. Ленар Фаршатов, Чүрибураш.

    36 килограммга кадәр үлчәү берәмлегендә:

    1. Раян Нургалиев, Чүрибураш;

    2. Раиль Бәдретдинов, Кызылтау;

    3. Илсаф Хәмидуллин, Дәүләки.

    40 килограммга кадәр үлчәү берәмлегендә:

    1.Вәлиев Фәннур, Апас;

    2. Гадел Гайфуллин, Кызылтау;

    3. Булат Борһанов, Морзалар.

    43 килограммга кадәр үлчәү берәмлегендә:

    1. Азамат Мөхәммәтшин, Апас;

    2. Ранил Галкин, Болынбалыкчы;

    3. Разил Низамов, Морзалар.

    43 килограммнан югары авырлыкта:

    1. Ильмир Сабиров, Апас;

    2. Рамил Гәрәев, Бакырчы;

    3. Ранис Хисамов, Кызылтау.

    Мини-футбол:

    1. Каратун мәктәбе;

    2. Апас мәктәбе;

    3. Азбаба мәктәбе.

    Волейбол:

    1. Апас мәктәбе;

    2. Биеш мәктәбе;

    3. Болынбалыкчы мәктәбе.

    Хоккей:

    Шушы ук көнне Апас "Алтын алка" боз сараенда балалар арасында хоккей буенча район беренчелеге дә үткәрелде. 2005 елда туучы балалар җыелма командасы беренче, 2006 елда туучы балалар командасы икенче һәм 2007 елда туган балалар җыелма командасы өченче урын яуладылар.

    ГТО нормативлары тапшыру:

    Аерым мәйданда балалар арасында бу көнне үз теләкләре белән 300 дән артык бала ГТО нормативларын тапшырып, үз көчен сынап карады. 60 метрга йөгерүдә Чирмешән мәктәбеннән Раил Нәҗмиев финиш сызыгын беренче, Апастан Тимур Сөнгатуллин икенче, Каратун мәктәбеннән Ранис Нигъмәтҗанов өченче булып үттеләр.

    Җиргә ятып гәүдәне күтәрү ярышында Апастан Рамазан Саттаров беренче, Борнаш мәктәбе укучысы Илмир Әсгатов икенче, Каратун мәктәбеннән Айдар Зыятдинов өченче урыннарда. Урыннан ераклыкка сикерүдә Апастан Тимур Сөнгатуллин, Борнаштан Илмир Әсгатов, Чирмешәннән Раил Нәҗмиев өченче урында. Туры баскан килеш гәүдәне бөгү ярышында Йомралыдан Ришат Мөхәммәтуллин, Каратуннан Ранис Нигмәтҗанов һәм Күккүз мәктәбеннән Наил Нәбиев җиңде. Гомуми нәтиҗәләр буенча Апастан Рамазан Саттаров ГТО нормативларын үтәүдә беренче, Каратуннан Ранис Нигмәтҗанов икенче, Борнаш мәктәбеннән Илмир Әсгатов өченче урынга лаек дип табылды.

    Бу көнне кызлар да спортта үзләрен сынап карадылар. 60 метрга вакытка йөгерүдә Болынбалыкчы мәктәбе укучысы Сөмбел Җәләлиева, Күккүз мәктәбеннән Эльвина Сөнгатуллина һәм Дәвештән Раилә Фәрраховага тиңнәр булмады. Гәүдәне яткан килеш җирдән күтәрүдә Каратуннан Сөмбел Ногманова, Килдураз мәктәбеннән Карина Шәйхетдинова, Каратуннан Адилә Исмәгыйлова җиңде. Ераклыкка сикерүдә Сатмыш мәктәбеннән Зарина Шәрәфиева, Күккүз мәктәбеннән Эльвина Сөнгатуллина, Килдураз мәктәбе вәкиле Карина Шәйхетдиновага районда тиңнәр юк. Гәүдәне бөгү ярышында Балтай мәктәбеннән Гөлшат Шәрәфиева, Чүрибураштан Регина Хәмидуллина, Борнаш мәктәбеннән Динара Миңнегалиева призлы урыннарны бүлештеләр. Җыйган балл-очколар саны буенча Күккүз мәктәбе укучысы Эльвина Сөнгатуллина беренче, Болынбалыкчы мәктәбе укучысы Сөмбел Җәләлиева икенче, Балтай мәктәбе укучысы Гөлшат Шәрәфиева өченче урында.

    Һәр спорт төрендә җиңүчеләргә медальләр, Грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Көрәштә 1-2-3 урын яулаган һәр балага истәлекле кул сәгатьләре, үз үлчәвендә җиңгән җиде яшь баш батырларга татарның күркәм йола-гадәте буенча тәкә тапшырылды. Апастан абыйлы-энеле яшь көрәшчеләр Ильмир белән Альмир Сабировлар әти-әниләрен шатландырып һәм горурланып, балалар Сабантуеннан өйләренә икесенә ике тәкә алып кайттылар! Афәрин, балалар!!!!

    Ришат Җамалиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: