Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста 35 кеше стационар шартларда дәвалана

Районда коронавирус белән бәйле 61 очрак теркәлгән. 6 райондашыбыз савыккан. 35 кеше стационар шартларда дәвалана.

(28 май, “Апастово-информ“).


Авыручылар белән турыдан-туры элемтәдә булган кешеләр хәзер изоляцияләнгән һәм карантинда. Шулай ук читтән кайткан 200дән артык кеше үзизоляциядә яши.

Суд тарафыннан үзизоляция таләпләрен һәм саклану чараларын үтәмәү буенча 224 эш каралып, бары тик 22 кешегә генә кисәтү ясалган, калганнарга 1-2 мең сум күләмендә штрафка тарту турында карар чыгарылган. Таләпләрне үтәмәгән сатып алучыга хезмәт күрсәткән 5 кибет хуҗасы үзенә тиешле җәзаны алган. Бу хакта судья ярдәмчесе Миләүшә Гомәрова хәбәр итте.

Район эчке эшләр бүлегеннән белдерүләренчә, хокук сакчылары тарафыннан 257 беркетмә төзелгән. Алар арасында битлек һәм перчатка кимичә йөргән 74 кеше бар.

Хөрмәтле апаслылар, үзегезне саклагыз, таләпләрне үтәгез һәм өйдә торыгыз! Кирәк очракларда 21-0-80 “кайнар линия“ телефоны аша хәбәргә чыгыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев