Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апаста 5 мартта волейбол ярышлары булып үтте

    Һәр ел 8 мартка багышлап, АПК профсоюзлары район комитеты мәктәп укучылары, оешма-предприятиеләрдә эшләүче хатын-кызларны спорт бәйрәменә җыя. Быел да шулай булды-Апас мәктәбе спорт залында 7 кызлар һәм хатын-кызлар җыелма командалары волейболда көч сынашты. Район эчке эшләр бүлеге, ДЮСШ ның 6-8 сыйныфларында укучы яшь волейболчылары, Биеш һәм Каратун мәктәпләре командалары лаеклы...

    Һәр ел 8 мартка багышлап, АПК профсоюзлары район комитеты мәктәп укучылары, оешма-предприятиеләрдә эшләүче хатын-кызларны спорт бәйрәменә җыя. Быел да шулай булды-Апас мәктәбе спорт залында 7 кызлар һәм хатын-кызлар җыелма командалары волейболда көч сынашты. Район эчке эшләр бүлеге, ДЮСШ ның 6-8 сыйныфларында укучы яшь волейболчылары, Биеш һәм Каратун мәктәпләре командалары лаеклы уен күрсәттеләр. Апас мәктәбе, район үзәге һәм "Зөя" агрофирмасы волейбол җыелма командалары призлы урыннар бүлештеләр.

    Кызларны бәйрәм белән котларга ир-егетләр дә килгән иде. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасыннан соң алар да волейбол уйнады.

    -Каратуннан "Сәфәр", Апастан "МЧС" һәм район администрациясенең беренче җыелма командалары 1-2-3 урында. Район башкарма комитет спорт данын яклаган икенче һәм район хокук сакчыларының җыелма командалары да начар уйнамады,- ди җиңүче командалар тренеры, ярышларның баш хөкемдары Рәмис Гыйззәтов. Ул районда волейбол уенын популяштыруга сизелерлек өлеш керткән агрофирма җитәкчесе Марат Хәсәнов белән АПК профсоюзлары район комитеты җитәкчесе Руслан Галиевка аерым рәхмәтен җиткерде.

    Ярыш шартлары буенча, җиңүче командаларга медальләр, акчалата премия һәм Кубок бирелде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: