Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апаста Амфитеатр булачак

    Узган ел Татарстан Президенты республикада парк һәм скверлар елы игълан иткән иде. Апас та бу башлангычка теләп һәм җиң сызганып кушылды. Апас Үзәк паркында былтыр күләмле реконструкция эшләре башкарылды. Иске, картайган тополь агачлары киселеп, алар урынына 500 ләп төп туя, чыршы агачлары утыртылды. 1 километр чамасы брусчатка юллар, су юлларына...

    Узган ел Татарстан Президенты республикада парк һәм скверлар елы игълан иткән иде. Апас та бу башлангычка теләп һәм җиң сызганып кушылды. Апас Үзәк паркында былтыр күләмле реконструкция эшләре башкарылды. Иске, картайган тополь агачлары киселеп, алар урынына 500 ләп төп туя, чыршы агачлары утыртылды. 1 километр чамасы брусчатка юллар, су юлларына берничә күпер салынды. Чәчәк сквер-клумбалары, фонтаннар, зәвыклы беседкалар, балалар һәм бирегә ял итәргә, күңел ачарга, спорт белән шөгыльләнергә килүчеләр өчен махсус мәйданчылар булдырылды. Керү-чыгу юлларына бик матур капка-ишекләр бастырылды, паркның тирә-юне тотып алынды. График буенча эшләп, подрядчы төзелеш оешмасы осталары яңартылган парк эченә заманча яктырткычлар, урындыклар кую белән беррәттән территориядә чыбыксыз Интернет комуникацияләре дә пәйда булды. Ел башында районда Президент киңәшчесе Елена Фишман булып китте һәм махсус комиссия составында башкарылган эш күләме белән танышты, үз киңәшләрен бирде. Моның нәтиҗәсе дә озак көттермәде-төзүчеләр ун көн элек эшләрен дәвам иттеләр.

    -Паркның камилләштерелгән генараль планы буенча территориядә 500 метр озынлыкта велосипед һәм роликлы тимераяакта йөрү өчен махсус тротуарлар пәйда булачак,-ди төзүчеләр бригадир-мастеры, прораб Рамил Галиакберов. -Бу бетон трассаны пыяладай шомартып, анда ясалма чирәм җәячәкбез. Бу юлда төннәрен дә рәхәтләнеп спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге булдыру максатыннан ул яңа яктырту системасы белән комплектлана. Моннан тыш, бер фонтанны Әнәле чишмәсенә күчереп салырга булдык. Бу урында исә 500 кешегә исәпләнеп 5 яруслы амфитеатрлы трибуна, бик матур сәхнә монтажлауны инде төгәлләп киләбез.

    30 август-Республика көненә менә шундый юмарт бүләк әзерләнә Апас үзәгендә.

    Ришат Җамалиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: