Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апаста балалар бакчасы хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр

    Район мәдәният йортында балалар бакчалары хезмәткәрләренә багышланган кичә узды.

    (29 сентябрь,Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).


    Олы йөрәкле тәрбиячеләргә, бакча мөдирләренә, кече тербиячеләргә ихлас тәбрикләүләр юлланды, алар хөрмәтенә җыр-моңнар яңгырады. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев, мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, изге теләкләрен юлладылар.
    “Тәрбияче һөнәрен сайлаган кеше дөньяда иң изге кешеләрнең берседер. Баланың дөньяны танып белүе, җәмгыятькә яраклашуы сезнең сабырлыктан, һөнәри осталыктан, кешелекле булуыгыздан тора. Җаваплы һәм авыр хезмәтегездә уңышлар, сәламәтлек, гаилә иминлеге телим”, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев.
    Залда утыручы һәркемгә район башлыгы Равил Хисаметдиновның ихлас котлавы ирештерелде, ак чәчкәләр бүләк ителде. Озак еллар хезмәтләрен зур җаваплылык һәм намус белән башкарган хезмәткәрләр “Апас районы оешуга 90 ел” истәлек медальләренә, район башкарма комитетының, мәгариф бүлегенең Мактау Грамоталарына ия булдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: