Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста балалар иминлеге буенча очрашулар уза

Районның янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре җәйге лагерьларда балалар белән очраша. Алар иминлек, хәвефсезлек кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерә.

(20 июнь, «Апастово-информ»).

“Җәй – матур, күңелле, мул чор. Шул ук вакытта куркыныч һәм хәвеф-хәтәрле дә. Бу чорда ут-күз чыгу һәм суга бату куркынычы бермә-бер арта”, - ди янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән инспекторы Раил Кашапов.

Дәвештә урнашкан “Зөя” ял-сәламәтләндерү лагеренда янгын күзәтчелеге һәм янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре балалар белән очрашты. Алар ял итүчеләр белән җанлы әңгәмә уздырды, янгын сүндерү машинасы белән таныштырдылар. Егет кызлар янгын сүндерүче булып киенеп, әлеге һөнәрнең асылына да төшенделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев