Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апаста бер ханымның пластик картасыннан 53 мең акчасы, ә икенчесенең 60 меңе югалган

    Интернет һәм sms мошенниклыкка мобиль банк караклары да килеп кушылды. Шундый очрак узган елның ноябрь аенда безнең районда да теркәлде. 41 яшьлек ханым үзенең банктан акча ала торган пластик карточкасын кулланылыштагы телефон номеры белән бәйли. Ләкин күпмедер вакыттан соң ул телефон номерын алмаштыра һәм бу хакта банкка хәбәр итми. Элемтә...

    Интернет һәм sms мошенниклыкка мобиль банк караклары да килеп кушылды. Шундый очрак узган елның ноябрь аенда безнең районда да теркәлде. 41 яшьлек ханым үзенең банктан акча ала торган пластик карточкасын кулланылыштагы телефон номеры белән бәйли. Ләкин күпмедер вакыттан соң ул телефон номерын алмаштыра һәм бу хакта банкка хәбәр итми. Элемтә кампаниясе, үз кагыйдәләренә буйсынып, бу номерны билгеле бер вакыттан соң, башка кешегә бирә. Ә ханымның исәп-хисап счетына акча күчү турындагы хәбәрләр яңа сим-карта хуҗасына килеп бара. Билгеле инде, мондый табыштан теге кеше баш тартмый. Төрле юлларын табып, ун көн эчендә акчаны "шудыра". Шулай итеп, ханымның 53 мең акчасы билгесез кеше кесәсенә күчә. Аның үзенә килгән зыян турында район эчке эшләр бүлегенә килеп гариза язудан башка чарасы калмый. Районда яшәүче икенче бер ханымның ике банк картасы да бер үк номерга бәйләнгән була. Ханым телефонына яңа номер ала, искесенең аңа кирәге калмый. Ләкин баерга җай гына эзләп йөрүчеләргә бу менә дигән җим була. Угрылар мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйлар. Ике картадагы акча да хуҗасына барып җитми, кырыкалдарлар кулына күчә. 36 яшьлек бу ханым беркатлылыгы нәтиҗәсендә 60 меңгә якын акчасын югалта.

    - Без электроника заманында яшибез. Хезмәтебездә мобиль банк та киң кулланыла. Килгән һәр кешегә телефоныгыз югалса, сим-картагыз алмашынса, тиз арада банкка хәбәр итеп, мәгълүматларны өздерегез дип аңлатабыз. Ләкин, менә арада ялгышучылар да, биргән киңәшләрнең мәгънәсен аңлап бетермәүчеләр дә бар, - ди районның саклык банкы җитәкчесе Рамил Таһиров.

    Фото:http://vorcuta.bezformata.ru/listnews/sberbank-informiruet-o-provedenii/7211063/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: