Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апаста быелгы язгы кыр эшләренә якынча 150 миллион сум акча кирәк булачак

    Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин белдерүенчә, язгы кыр эшләрен тиешенчә башкарып чыгу өчен 1000 тонна ягулык кирәк булачак. Төрле ташламалар, дәүләт субсидияләре белән бу 32 миллион сум. Техниканы кыр эшләренә әзерләү, запас частьларга 10 миллион сумлык чыгым кирәк. Минималь күләмдә кулланганда да чәчү, уҗымнарны тукландыру вакытында 51 млн....

    Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин белдерүенчә, язгы кыр эшләрен тиешенчә башкарып чыгу өчен 1000 тонна ягулык кирәк булачак. Төрле ташламалар, дәүләт субсидияләре белән бу 32 миллион сум. Техниканы кыр эшләренә әзерләү, запас частьларга 10 миллион сумлык чыгым кирәк.

    Минималь күләмдә кулланганда да чәчү, уҗымнарны тукландыру вакытында 51 млн. сумлык 3400 тонна азотлы, 35 млн. сумлык 1700 тонна катлаулы ашлама сорала.

    - Хезмәт хакы фондын кимендә 15 миллион сум дип саныйк. Чәчүлек үзебезнеке-әзерләп саклауга куелган 9000 тонна чөчүлегебез бәясе 135 млн. сум тирәсе йөри, беразын читкә сатарга да резервлар бар. Шулай итеп, быелгы язгы кыр эшләренә якынча 150 миллион сум акча кирәк булыр, дип исәплибез. Россия һәм Татарстан хөкүмәте авылга булышу җаен эзли һәм кешегә көн дә кирәк булган азык-төлек җитештерүчеләрне ташламаячак, әлбәттә. «Татарстанныкын, үзебездә җитештерелгәнне сатып ал!» акциясе, илнең азык-төлек куркынычсызлыгы, импортны базардан кысрыклап чыгару программасы да шуңа юнәлтелгән, - ди Ильяс Заһидуллин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: