Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апаста Чаңгы шуу үзәге ачылды

    Районда сәламәт тормыш рәвеше алып бару, халыкны спортка тарту максатыннан, киң күләмле эшләр башкарыла.

    (6 март, “Апастово-информ”). 


    Кыска гына вакыт эчендә сафка басып, Чаңгы үзәге файдалануга тапшырылды. 
    “Районда бүген күңелле вакыйга. Без бу Чаңгы үзәген 2 елдан бирле көттек. Рәхмәт Республика Президенты Рөстәм Миңнехановка. Шундый авыр чорда да республикада төрле программалар эшләп килә. Чаңгы спорты Федерациясе президенты Илшат Фәрдиевка рәхмәт. Аның, министрлыкның зур ярдәмен тойдык. Төзүчеләргә зур рәхмәт. Мондый Чаңгы үзәге Республикада быел беренче тапкыр ачыла. Ул Республика буенча да ике генә районда”, - диде район башлыгы Равил Хисаметдинов. 
    Чаңгы базасын төзүдә зур өлеш кертүчеләр Рәхмәт хатларына да лаек булды. 
    Чыңгы үзәгендә барлык уңайлыклар да бар. Ул республика программасы нигезендә төзелгән. Җылы, якты, заманча. Киенү, юыну, душ, бәдрәф бүлмәләре аерым. Кирәк кешегә чаңгыларны алып тору мөмкинлеге дә тудырылган. Бирегә төрле яшьтәге райондашлар өчен ботинкалары белән 100 пар чаңгы кайткан. Шулай ук үзйөрешле кар чаналары да бар. Чаңгы юлы салу өчен махсус җиһаз булдырылган. Район башлыгы Буа электр челтәрләре җитәкчесе Айрат Җиһаншинга киләчәктә яктыртылган чаңгы юлы булдыруда ярдәме кирәклеген дә белдерде. 
    “Киләчәктә дә Чаңгы базасы яшьләргә, район халкына сәламәтлекне арттырырга ярдәм итсен. Яшь спортчылар үссен, алар республикада Апас данын якласын, илкүләм командаларда күрергә язсын”, - дип, Айрат Җиһаншин Чаңгы спорты Федерациясе президенты Илшат Фәрдиев исеменнән дә уңышлар теләде. 
    “Ак Барс” банк идарәсе исеменнән котлау ирештереп, “Ак Барс” банкның өстәмә сатулар офисы җитәкчесе Илдар Нигъмәтҗанов 50 мең сумлык Сертификат тапшырды. 
    Үзәк тирәсендә җыр-моңнар, уеннар тынып тормады. Төрле әкият геройлары, тәртип саклау отрядлары бәйрәмгә ямь өстәде. 
    Тантаналы өлештән соң, кызыл тасманы кисеп, үзәккә үттеләр һәм бинаның эче, биредәге шартлар белән таныштылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: