Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста дин әһелләре белән очрашу узды

Район авылларының имамнары белән район башлыгы Айрат Җиһаншин очрашты.

(15 нче август, “Апастово-информ”).


  Очрашуда Татарстан Республикасы Рәисенең эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты баш киңәшчесе Гадел Хәсәншин, район прокуроры Зөфәр Абитов катнашты.
  Район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев еллык эшчәнлек буенча чыгыш ясады.
  Район башлыгы авыллардагы мәчетләрнең зур эш алып баруын ассызыклап узды.
  “Район буенча 57 мәчет эшләп килә. Биредә барлык дини-тәрбияви чаралар уздырыла. Халык белән, бигрәк тә балаларны тәрбияләүдә имамнарның роле зур. Махсус хәрби операциядәге егетләргә гуманитар ярдәм җыюда да ярдәм итәсез. Киләчәктә дә бердәм булыйк!”, - диде Айрат Җиһаншин.
  Район прокуроры һәрбер мәчетнең Уставы булуын һәм шул Уставка нигезләнеп эшләргә кирәклеген искәртеп узды.
  Татарстан Республикасы Рәисенең эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты баш киңәшчесе Гадел Хәсәншин киңәшмәдә катнашучыларны республика яңалыклары белән таныштырды. Шундый очрашуларны төрле өлкә белгечләре катнашында ай саен уздырырга киңәш бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев