Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апаста дини укулар үтте

    Апаста 10-12 октябрьдә Татарстанның Идел аръягындагы 6 район хакимиятләре, мөхтәсибәт вәкилләре катнашында Ислам дине тарихы һәм бүгенгесе, экстремизмга юл куймау чараларына кагылышлы зур семинар-укулар үтә. Татарстан Президенты аппараты, төрле институт галимнәре Айнур Солтанов, Илдар Галиев, Казан дәүләт университеты, Татарстан фәннәр академиясе хезмәткәрләре, тарих фәннәре кандидатлары Ринат Патеев, Антон Горин, Казан...

    Апаста 10-12 октябрьдә Татарстанның Идел аръягындагы 6 район хакимиятләре, мөхтәсибәт вәкилләре катнашында Ислам дине тарихы һәм бүгенгесе, экстремизмга юл куймау чараларына кагылышлы зур семинар-укулар үтә. Татарстан Президенты аппараты, төрле институт галимнәре Айнур Солтанов, Илдар Галиев, Казан дәүләт университеты, Татарстан фәннәр академиясе хезмәткәрләре, тарих фәннәре кандидатлары Ринат Патеев, Антон Горин, Казан дәүләт университеты фәнни кафедра мөдире Дамир Шагавиев чыгышларын тыңлаучыларның күбесе үзе өчен зур ачышлар ясады. Казаннан килгән галимнәр, дәүләт хезмәткәрләре әйтүенчә, бүген Ирак, Сирия кебек илләрдә баручы канкойгыч сугышларда Татарстаннан киткән 10 лап кеше катнаша икән. Алар арасында апаслылар юк дип белдерделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: