Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апаста дөнья дәрәҗәсендә эталон техниканы сыныйлар

    -"Ак Барс Агро"ның Биештәге автотранспорт паркына 25 августта метан газы белән генә эшли торган, үзебезнең Яр Чаллыда чыгарылучы беренче ун "КамАЗ" кайтты. Шоферлары үзебезнең Апас районы ир-егетләренә бу инновацияле иң заманча техникага өйрәнү авыр булмады,- ди автоколонна механигы Евгений Телишев. -Дизель "КамАЗ" дан төп аермасы шунда-төтенләми, тиз кабына. Күбрәк йөк...

    -"Ак Барс Агро"ның Биештәге автотранспорт паркына 25 августта метан газы белән генә эшли торган, үзебезнең Яр Чаллыда чыгарылучы беренче ун "КамАЗ" кайтты. Шоферлары үзебезнең Апас районы ир-егетләренә бу инновацияле иң заманча техникага өйрәнү авыр булмады,- ди автоколонна механигы Евгений Телишев.

    -Дизель "КамАЗ" дан төп аермасы шунда-төтенләми, тиз кабына. Күбрәк йөк тарта, Соляркага караганда метан газы ягулыгы 3 тапкырга арзан,-дип сөйләде хәбәрчегә тәҗрибәле шофер Илмир Хисамов. Хезмәттәшләре Марат Нигъмәтуллин, Рәис Вәлиев та аны җөпләп, яңа техника бөтен яклап отышлы диләр.

    Яңа типлы "КамАзга бер-берсе 12,5 атмосфера басымга исәпләнеп, 50 километр юл үтүгә артыгы белән җитүче 16 махсус баллон куелган. Бөтенесенә бергә 500-600 километрга җитәрлек 200 атмосфералы метан тутырыла. Дизель ягулыклы "КамАЗ" багы белән болай озын юл үтүе бик икеле. Баллоннарга газ салу өчен машиналарга Биештән Буага барырга туры килә. Тагын бер иң якын газ салу станциясе Казан читендә урнашкан.

    -Без башта үзебез дә бу машинаны ничек кабызалар соң, дип аптырашка калган идек. Чөнки, шассида гадәти урында солярка багы гомумән дә юк. Газ белән дә бик шәп кабына двгатель, аның эшләве дә икенче, тавышы да җанга якын хәзер,-диләр шоферлар. Тиздән Биешкә шундый инновацияле тагын 5 яңа "КамАЗ" кайтуы көтелә.

    Хәтерләсәгез, ел башында Казанга килгән Россия Хөкүмәте председателе урынбасары Игорь Шувалов илдә "ЭКО-ГАЗ", "РАРИ-ТЭК" дәүләт программалары проектын башлау фаразын җиткергән иде. Санкцияләр боҗрасында калган Россия үз сүзендә торды. Пилот программасы Апаста башлану безгә булган зур ышаныч ул, аны аклыйк, якташлар!

    Ришат Җамалиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: