Апаста Донорлар көне уза
26 сентябрьдә, иртәдән үк район үзәк хастаханәсендә Донорлар көне башланып китте.
(26 сентябрь, “Апастово-информ”).
18 яшьтән 65 яшькә кадәр, донорлыкка каршы күрсәтмәләре булмаган райондашлар изге эшкә кушылды.
Бүген 9.00-14.00 сәгатьләрдә кан бирергә мөмкин. Үзегез белән паспорт булуы шарт. Сез тапшырган кан кемнеңдер кыл өстендәге гомерен саклап калырга мөмкин. Мәрхәмәтле эшләр белән яшик. 18+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев