Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апаста дуңгызларда африка чумасын кисәтү буенча махсус икеайлык игълан ителде

    Татарстан Министрлар Кабинеты Карары нигезендә районда дуңгызларда Африка чумасын (АЧС) кисәтү буенча махсус икеайлык игълан ителде. Республика Министрлар Кабинеты Африка чумасының Татарстанга да үтеп кереп җәелмәвен кисәтү чаралары кулланырга мәҗбүр булды. Бүген безнең район хуҗалыкларда, агрофирмада дуңгыз фермалары калмады, биналар атлар, мөгезле терлек үстерүгә үзгәртелде. АЧС ачыкланган урында терлекләр дә,...

    Татарстан Министрлар Кабинеты Карары нигезендә районда дуңгызларда Африка чумасын (АЧС) кисәтү буенча махсус икеайлык игълан ителде. Республика Министрлар Кабинеты Африка чумасының Татарстанга да үтеп кереп җәелмәвен кисәтү чаралары кулланырга мәҗбүр булды. Бүген безнең район хуҗалыкларда, агрофирмада дуңгыз фермалары калмады, биналар атлар, мөгезле терлек үстерүгә үзгәртелде. АЧС ачыкланган урында терлекләр дә, азык та, бөтен корылмалар да ут төртеп яндырылуы мәгълүм. Районда шәхси хуҗалыкларда үз ихтыяҗларына гына асралучы дуңгызлар авыл җирлекләрендә теркәлергә тиеш. Аларны тәрбияләү, үрчетү, ашату, иткә куллауның катгый таләпләре бар.Закон бозучыларга җитди чаралар каралган, - дип хәбәр итә район ветеринария берләшмәсеннән Нәгыйм Галиуллин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: