Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апаста “Дулкыннар” конкурсының сайлап алу туры узды

    Апаста "Сәләт" балалар иҗаты Үзәгендә республикакүләм "Дулкыннар" яшьләр иҗаты конкурсының төбәк сайлап алу бәйгесе узды. Татарстан яшьләр эше, спорт һәм туризм министрлыгы игълан иткән бу конкурста быел барлыгы 100 гә якын бала катнашты. Ул танылган татар шагыйрәсе Клара Булатованың тууына 80 еллыкка багышланган иде. Конкурс 3 номинация буенча үтте. "Нәфис...

    Апаста "Сәләт" балалар иҗаты Үзәгендә республикакүләм "Дулкыннар" яшьләр иҗаты конкурсының төбәк сайлап алу бәйгесе узды. Татарстан яшьләр эше, спорт һәм туризм министрлыгы игълан иткән бу конкурста быел барлыгы 100 гә якын бала катнашты. Ул танылган татар шагыйрәсе Клара Булатованың тууына 80 еллыкка багышланган иде.

    Конкурс 3 номинация буенча үтте. "Нәфис сүз" бәйгесендә Каратуннан Камилә Вәлиева, Чүрибураштан Ралия Хөснуллина, Идрәздән Айгөл Зиннурова, Апастан Эльназ Ибраһимов, Зур Күккүз мәктәбеннән Илмир Җәләлиев чыгышларын жюри бик югары бәяләде. "Җыр" номинациясендә Зур Күккүздән Илүзә Гәрәева, Биештән Энҗе Туктагулова, Апас сәнгать мәктәбе укучылары Алия Шәмсетдинова белән Энҗе Шәйхиева чыгышлары иркен тавышлы һәм матур яңгырады. "Рәсем" номинациясе буенча бу конкурсны оештыру комиссиясенә 25 тематик рәсем тапшырылды. Жюри фикеренчә, башкарылу дәрәҗәсе буенча Болынбалыкчыдан Адилә Зиннәтуллина, Дәүләкидән Сиринә Гәрәева белән Эльвина Шәйдуллиналар, Кызылтаудан Эльвира Ибраһимова, Каратуннан Алинә Хәнәфиева, Морзалардан Адилә Әхмәдуллина рәсемнәре иң уңышлы дип табылды.

    Район сайлап алу һәм зона турларында иң яхшы дип танылган чыгышларны Казанның зур сәхнәсендә март аенда үтәчәк Гала-концертта күрергә мөмкин булачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: