Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апаста файдалы очрашу

    Дүшәмбе көнне Апас муниципаль район Советы һәм башкарма комитетының утырышлар залында авыл җирлекләре рәисләре, эшмәкәрләр, төрле тармак белгечләре монополиягә каршы Федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Павел Козел белән очраштылар. Казан вәкиле төрле өлкәгә кагылышлы яңалык, үзгәрешләр турында сөйләп үтте, сорауларга тулы җаваплар бирде. Кайбер кануннардагы үзгәрешләр залдагыларда...

    Дүшәмбе көнне Апас муниципаль район Советы һәм башкарма комитетының утырышлар залында авыл җирлекләре рәисләре, эшмәкәрләр, төрле тармак белгечләре монополиягә каршы Федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Павел Козел белән очраштылар. Казан вәкиле төрле өлкәгә кагылышлы яңалык, үзгәрешләр турында сөйләп үтте, сорауларга тулы җаваплар бирде. Кайбер кануннардагы үзгәрешләр залдагыларда зур кызыксыну уятты, алар очрашудан канәгать булуларын белдерделәр.

    - Без һәр ел саен, проблемаларны урында хәл итү максатыннан шундый очрашулар үткәрәбез. Һәр кешенең дә безгә шәхсән килергә мөмкинчелеге юк, шуңа да үзебез киләбез, - диде Павел Козел җыелыш ахырында.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: