Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апаста Әфганстан һәм Чечняда хәрби бурычларын үтәп кайткан, чит җирләрдә ятып калган райондашлар истәлегенә һәйкәл төзеләчәк

    Район башлыгы Рәшид Заһидуллин инициативасы белән обелиск каршында Әфганстан һәм Чечняда хәрби бурычларын үтәп кайткан, чит җирләрдә ятып калган райондашлар истәлегенә һәйкәл төзеләчәк. Бүген аның урынын билгеләп казу эшләре башланды. - Әлеге һәйкәл кирпечтән, тирә-юне брусчаткадан ясалачак. Мәрмәр ташта батыр егетләрнең исемлеге, ике яклап хәрби хезмәттә үлеп калган райондаш егетләрнең...

    Район башлыгы Рәшид Заһидуллин инициативасы белән обелиск каршында Әфганстан һәм Чечняда хәрби бурычларын үтәп кайткан, чит җирләрдә ятып калган райондашлар истәлегенә һәйкәл төзеләчәк. Бүген аның урынын билгеләп казу эшләре башланды.

    - Әлеге һәйкәл кирпечтән, тирә-юне брусчаткадан ясалачак. Мәрмәр ташта батыр егетләрнең исемлеге, ике яклап хәрби хезмәттә үлеп калган райондаш егетләрнең исемнәре куелачак. Тирә ягына туя куаклары утырту, уртага ике зур таш урнаштыру планлаштырыла, - диде районның төзелеш һәм инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Илдар Исламшин. Яңа обелскны Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә ачу планлаштырыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: