Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста Фәнис Галәветдинов призларына бильярд ярышлары уза

Районның бильярд спортын сөючеләр өчен эшмәкәр тарафыннан оештырылучы турнир быел 13нчы тапкыр үтә.

(24 октябрь, Ләлә Сафиуллина, "Апастово-информ").


Район мәдәният йортының бильярд залында 30якын катнашучы ярышта үз осталыгын күрсәтә. Турнирны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев иганәче Фәнис Галяутдиновка апаслылар исеменнән олы рәхмәтен белдереп, Апас районының бильярд спорты федерациясе
җитәкчесе таныклыгын тапшырды.
"Сез райондашларда бильярд спортына кызыксыну уятуда зур өлеш кертәсез. Күпләргә үрнәк булып торасыз. Киләчәктә дә бу күркәм эшегездә уңышлар насыйп булсын",- диде ул.
Ярыш көн дәвамында барачак. Киң күңелле эшмәкәр, иганәче Фәнис Галәветдинов җиңүчеләргә бик саллы бүләкләр, медальләр һәм Грамоталар да әзерләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев