Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апаста хәзер “Юл газабы-гүр газабы”, – дип әйтеп булмый

    Район эчендәге каты өслекле юлларның гомуми озынлыгы бүген 250 километр тәшкил итә. Шул исәптән, район территориясе аша 45 километрлык федераль әһәмиятле Казан-Ульяновск трассасы үтә. Республикакүләм әһәмиятле районара асфальт юллар озынлыгы 100 чакрым, авылара асфальт юллар озынлыгы-100 километрга якын. Татарстан һәм район казнасын экономияләү максатында соңгы ике елда авылларга юллар салу...

    Район эчендәге каты өслекле юлларның гомуми озынлыгы бүген 250 километр тәшкил итә. Шул исәптән, район территориясе аша 45 километрлык федераль әһәмиятле Казан-Ульяновск трассасы үтә. Республикакүләм әһәмиятле районара асфальт юллар озынлыгы 100 чакрым, авылара асфальт юллар озынлыгы-100 километрга якын. Татарстан һәм район казнасын экономияләү максатында соңгы ике елда авылларга юллар салу программасы буенча 2 чакрымлык яңа технологияле җирле әһәмиятле тимер-бетон юллар салынды. Татарстан юл-транспорт министры Ленар Сафин белдерүенчә, 1 километр асфальт юл төзүдә кирәкле Уралдан кайтарылучы төп чимал-гранит ташы бәясенең 75 проценты тимер юл тарифларына туры килә.Үзара салым акчаларына районның 72 торак пунктында авыл эчләрендә 2 елда 25 километр юлга чыдам ком-таш җәелде. Гражданнардан җыелган үзара салым акчаларының Казан аша районга дүрт тапкыр артттырылып әйләнеп кайтуы авыл эчләрендәге юлсызлык проблемасын үзәкләштерелгән тәртиптә һәм планлы нигездә алып барырга мөмкинлек тудырды. Мондый эш һәм финанслау алымы Россиянең башка төбәкләрендә әлегәчә киң кулланылмый. Росия һәм Татарстанкүләм юл төзелеше, юл иминлеге дәүләт программаларында актив катнашып, райондагы олы һәм хәрәкәт аеруча күп булган авыл урам юлларының 50 километры хәзер яктыртыла. Шул исәптән, бу программа буенча соңгы 2 елда район үзәгеннән Әнәле аша федераль трассага кадәр 6,5, Зөя күперенннән Каратун аша Дәүләки тимер юл кичүенә кадәр 9,6 километрлык юлга светодиодлы яктырткычлар монтажланды. Татарстан һәм районның "Стратегия-2025" программа-"юл картасы" буенча мондый инновацияле яктырткычлы юллар киләчәктә тагын да артачак. Әйтик, мондый яктыртычлар челтәренең Апастан Свияжский бистәсенә кадәр һәм Дәүләкидән Балтай тимер юл кичүенә кадәр куелу мәсьәләсе өйрәнелә. Гомуми озынлыгы-10 километр.

    Быел район эчендә 17,5 километр яңа асфальт юллар салынды. 50 километры капиталь ремонтланды. 2 ел элек Апас-Кайбыч районнары арасында 25 километрлык яңа юл файдалануга тапшырылды. Быел төзүчеләр Чирмешән һәм Кайбыч районының Подберезье авылларына кадәр 25 километр озынлыкта яңа юл салу эшен башлап җибәрделәр. Планлы нигездә районыбызның Тутай авылыннан күрше Чувашия республикасының Яльчик район үзәгенә кадәр 20 километрлык яңа асфальт юл салу Татарстан юлчыларының якын киләчәктә башкарылырга тиешле эш программасына кертелде.

    Апасның "Татавтодор" районара юл төзелеше идарәсе коллективы һәм башка подрядчы оешмалар көче белән быелгы сезонда районда барлыгы 200 миллион сумлык төзелеш, капиталь ремонт һәм реконструкция эшләре башкарылды. Юл төзелеше сезоны дәвам итә.

    Ришат Җамалиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: