Апаста иминлек сагында торучылар район башлыгы кулыннан Рәхмәт хатлары алды
11-13 сентябрьдә Татарстан Президентын һәм җирле үзидарә депутатларын сайлауларда башкаладан килеп, Апаста иминлек саклауда үз өлешен керткән хокук сакчыларына рәхмәт сүзләре яңгырады.
(14 сентябрь, “Апастово-информ“).
Хокук сакчылары өч көн дәвамында сайлау участокларында эшләде. Аларга район башлыгы Равил Хисаметдинов, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Хәбибуллин изге теләкләр аша Рәхмәт хатлары тапшырды.
Марат Гарипов 879нчы сайлау участогында кизү торды.
–Апас районы миңа бик якын. Биредә безнең туганнар яши. Эшкә теләп килдем. Шундый матур, заманча мәдәният йортында эшләү, тәртип сагында тору бер дә ялыктырмады“, – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев