Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апаста ир-ат алиментын түләмәгән өчен хөкем ителә

    Район судыннан хәбәр итүләренчә, Ш. суд карарын бозып, үзенең улына алимент түләүләрдән кача.

    Ул – балигъ булмаган баланың әтисе. Бала тәрбияләү, аны ашату, киендерү өчен күпме чыгымнар кирәк булуын да яхшы беләдер. Тик, ул кырысрак хөкем итә. Баласы әти кайгыртуыннан мәхрүм булудан тыш, аңа тиешле акчаларны да күчерергә теләми. Аның бурычы – 66223 сум. Әти кеше суд тарафыннан гаепле дип табыла һәм Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексының 157 маддәсе, 1 бүлеге буенча гаепләнелә. Аңа 6 ай төзәлү эшләре рәвешендә җәза бирелә һәм айлык кеременең 10 проценты дәүләт файдасына тотылып барылачак.

    Фото:https://pixabay.com

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: