Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апаста кич белән яктылыкны кире кайтару элементы булмаган җәяүлеләр тоткарланган

    Районның ЮХИДИ бүлеге инспекторлары барлык машина йөртүче һәм җәяүле апаслыларны гадәттән тыш сак булырга чакыра. Көзге һава торышының шактый начараюы, көннәрнең кыскаруы нәтиҗәсендә юл-транспорт һәлакәтләре булуы мөмкин. Бу көннәрдә район ЮХИДИ бүлеге вәкилләре дә районда "Җәяүле" дип аталган махсус чара үткәрделәр. 10 көн дәвамында барган акция кысаларында алар җәяүлеләр катнашындагы...

    Районның ЮХИДИ бүлеге инспекторлары барлык машина йөртүче һәм җәяүле апаслыларны гадәттән тыш сак булырга чакыра. Көзге һава торышының шактый начараюы, көннәрнең кыскаруы нәтиҗәсендә юл-транспорт һәлакәтләре булуы мөмкин.

    Бу көннәрдә район ЮХИДИ бүлеге вәкилләре дә районда "Җәяүле" дип аталган махсус чара үткәрделәр.

    10 көн дәвамында барган акция кысаларында алар җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү, җәяүлеләргә юл бирмәүче машина йөртүчеләрне һәм юлны тиеш булмаган урында кичүче җәяүлеләрне ачыклау өстендә эшләделәр. Аның нәтиҗәсендә, җәяүлегә юл бирмәүче 7 машина йөртүче, юлны тиешсез урында кичүче 12 апаслы административ җаваплылыкка тартылган. Шулай ук юлны тиешсез урында кичүче 13 балага "Стоп - синең тормыш куркыныч астында" дигән махсус карточка тутырылган.

    Шулай ук кич белән, караңгыда, махсус яктылыкны кире кайтару элементы булмаган 4 җәяүле дә административ җаваплылыкка тартылган.

    Исегезгә төшерәбез: агымдагы елның июль аенда юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде. Хәзер тәүлекнең караңгы вакытында торак пунктлардан читтә юл кырыеннан баручы җәяүлеләрнең барысы да яктылыкны кире кайтару элементы булган кием кияргә яисә инде махсус шундый предметтан файдаланырга тиеш. Бу аңлашыла да, чөнки машина йөртүче яктырткыч элементы булмаган җәяүлене 50 метр ераклыктан гына күрә алса, тиешенчә "җиһазланган" җәяүлене 200 метр арадан ук чамалый. Шул рәвешле, әлеге махсус элементлар җәяүлеләр катнашында килеп чыга торган аварияләрне 65 процентка киметергә сәләтле.

    Фото:http://yandex.ru/clck/jsredir

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: