Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апаста “Китап бәйрәме“ булды

    "Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчелеге йөкләмәсе нигезендә "Татарстан китап нәшрияты" республикабыз районнарында "Китап бәйрәме" дип аталган зур әдәби-мәдәни чара үткәреп килә. Бу бәйрәм 24 мартта Апас мәктәбенең актлар залында да үтте. Чарада укучылар, китапханәчеләр, районыбыз мәктәпләренең татар теле укытучылары танылган шагыйрь, җурналист, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире...

    "Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчелеге йөкләмәсе нигезендә "Татарстан китап нәшрияты" республикабыз районнарында "Китап бәйрәме" дип аталган зур әдәби-мәдәни чара үткәреп килә. Бу бәйрәм 24 мартта Апас мәктәбенең актлар залында да үтте. Чарада укучылар, китапханәчеләр, районыбыз мәктәпләренең татар теле укытучылары танылган шагыйрь, җурналист, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех, "Әлифба" китабы авторы Рәдинә Ягьфәрова һәм башка күренекле тел белгечләре белән очраштылар. Китап сату да оештырылды.

    Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: