Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апаста котыру чире билгеләре күзәтелгән эт үлгән

    Районның баш мал табибы урынбасары Нәгыйм Галиуллин белдерүенчә, быел Апас читендә яңа төзелүче урамда Яңа ел бәйрәмнәрендә бер шәхси йортта бәйдәге эттә котыру авыру чире билгеләре күзәтелгән. -Үз үлеме белән үлгән «йорт сакчысының» биоматериалларын-баш мие кисәкчеге- тикшерүгә Казанга махсус лабораториягә озаттык, аның нәтиҗәләре тиздән билгеле булачак. Бу хуҗалыкта тиешле барлык...

    Районның баш мал табибы урынбасары Нәгыйм Галиуллин белдерүенчә, быел Апас читендә яңа төзелүче урамда Яңа ел бәйрәмнәрендә бер шәхси йортта бәйдәге эттә котыру авыру чире билгеләре күзәтелгән.

    -Үз үлеме белән үлгән «йорт сакчысының» биоматериалларын-баш мие кисәкчеге- тикшерүгә Казанга махсус лабораториягә озаттык, аның нәтиҗәләре тиздән билгеле булачак. Бу хуҗалыкта тиешле барлык ветеринария-кисәтү чаралары башкарылды. Әгәр кыр-урманда, урамда, ишегалды-фермада артык агрессив булып кешегә, йорт хайваннарына ташланучы яки судан, тавыштан, яктылыктан куркучы, үз-үзен тотышы сәерләнгән эт-мәчегә юлыксагыз, кичекмәстән авыл җирлегенә, участок инспекторына һәм участок мал табибына хәбәр итегез, - ди мал табибы Нәгыйм Галиуллин. Былтыр районда йорт һәм кыргый җанварларда котыру авыруы билгеләре белән бәйле 1 очрак теркәлгән. Морзалар авылында котыру чире йоктырган төлке пәйда булган. Бәхеткә, ул йорт хайваннары, кешеләргә зыян салырга өлгермәгән.

    Фото:http://megaobzor.com/v-moskve-vveli-karantin-po-beshenstvu.html

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: