Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста медицина хезмәткәрләренең киңәшмәсе узды

Апаста медицина хезмәткәрләре узган еллык эшчәнлекләренә нәтиҗә ясап, киләчәккә бурычлар билгеләде

(26 февраль, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).


2020 ел барлык медицина хезмәткәрләренә зур сынау елы булды. Кыска гына вакыт эчендә медицина ярдәме күрсәтүнең яңа системасы булдырылды. Район үзәк хастаханәсе октябрь аеннан коронавирус чиреннән дәвалау өчен тәүлек әйләнәсе эшләүче стационар булдырды. Бу хакта районның баш табибы Алмаз Алиуллин чыгыш ясады.
Район үзәк хастаханәсе региональ проект кысаларында 7 яшь белгечне үзенә кабул итеп алды.
Киңәшмәдә район башлыгы Равил Хисаметдинов, Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева катнашты.
Фәридә Яркәева үлүчеләрнең санын киметү өчен тагын да максатчанрак эшләү бурычын куйды. Медицина хезмәткәрләренең эшчәнлегенә уңай бәя бирде. Авыруларны вакытында, дөрес итеп дәвалау, халыкны вакытында табибларга мөрәҗәгать итәргә өндәү хакында сүз булды. Район үзәк хастаханәсендәге шартларны да уңай бәяләде.
“Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре! Сезгә хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Медицина өлкәсенә зур игътибар бирелә. Төзекләндерү эшләре, җиһазлар бар да сыйфатлы хезмәт өчен шартлар тудыра. Кимчелекләрне, сәбәпләрне ачыклап, тагын да яхшырак эшләгез. Мин ярдәм итәргә әзер“, – диде район башлыгы Равил Хисаметдинов.
Киңәшмә тәбрикләүләр, бүләкләүләр, котлаулар белән, тантаналы шартларда тәмамланды.
Бу хакта тулырак – “Йолдыз” битләрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев