Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апаста мини-футбол буенча ярыш узды

    Район хәрби комиссары Илшат Паймурзин үз Кубок-призларына мини-футбол буенча дүртенче районкүләм ярыш уздырды. Алдагы өчесе бер көндә төгәлләнсә, монысы ике көн рәттән барды. Мини-футболдан тыш, ул хезмәттәшләре белән бергә соңгы 3 елда ике зур хоккей турниры да үткәрде. Һәр исемле турнирны хәрби кеше төгәллеге белән подполковник Паймурзин гадәттәгечә, Ватанны сакчылары...

    Район хәрби комиссары Илшат Паймурзин үз Кубок-призларына мини-футбол буенча дүртенче районкүләм ярыш уздырды. Алдагы өчесе бер көндә төгәлләнсә, монысы ике көн рәттән барды. Мини-футболдан тыш, ул хезмәттәшләре белән бергә соңгы 3 елда ике зур хоккей турниры да үткәрде. Һәр исемле турнирны хәрби кеше төгәллеге белән подполковник Паймурзин гадәттәгечә, Ватанны сакчылары бәйрәм көннәренә туры китерә.

    -Мин үзем Аксубай якларыннан. Хатыным Фирдәүсә белән ике бала үстерәбез. Олысы-Ринат районкүләм спорт ярышларында бик актив булды. Апас мәктәбендә укыган елларында көрәш белән бик мавыгып шөгыльләнде, балалар арасында район Сабантуенда җиңеп, супер-бүләк-җиңел автомашина да отты. Аның тренеры Ринат Гыйламовка мин бик рәхмәтле, яхшы остаз кулы астында көчле ихтыярлы булып үсте улыбыз. Хәзер менә югары белем алып, үзенә яшәү өчен Апасны сайлады, район эчке эшләр бүлегендә тикшерүче булып эшли. Кечкенә кызыбыз Диана әлегә Яшел Үзән шәһәре мәктәбендә укый, ул да спорт белән бик дус,-ди киң күңелле иганәче.

    Биеш мәктбе директоры Зөфәр Зәмдиханов хәрби комиссарның ярышларны үткәрү өчен мәктәп спорт залын сайлавына сөенә:

    -Мин бу ышанычка горурланам. Балаларыбызга, минем хезмәттәшләремә бер дигән үрнәк күрсәтә ул,-ди. Хәер, Зәмдиханов үзе дә төшеп калганнар рәтендә түгел, аның үз Кубок-призларына Биештә 4 тапкыр волейбол буенча турнирлар үткәрүе мәгълүм.

    Спорт залында беренче көнне 9 еллык мәктәп командалары ярышты. 2004 елгы һәм аннан да яшьрәк футболчылар арасында Апас, ДЮСШ, Каратун мәктәп командалары призлы урыннар бүлештеләр. Икенче көнне 2000 елгы һәм аннан соң туган балалар турниры үткәрелде. Монысында Каратун, Апас, Морзалар мәктәп командалары җиңде. Ике көн рәттән барган ярышларда хуҗалар-Биеш мәктәбе мини-футбол командасы дүртенче урынга калды.

    -Егетләр, күңелегезне төшермәгез, үземнең һәм мәктәбебезнең бүләкләре бар, дүшәмбе көнне мәктәп линейкасында аларны сезгә зурлап тапшырачакбыз,-диде шулчак директор Зәмдиханов. Һәм сүзендә торды да!

    Мини-футбол турнирына үз мәктәбе командасын алып килгән Морзалар мәктәбе директоры Рифат Бәдретдинов та балаларны шәхси бүләге белән сөендерәчәген белдергән иде-ул да үз сүзенә хуҗа булуын раслады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: