Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста Нәүрүз бәйрәме Кышкы Сабантуйга тиң булды

Апаста Нәүрүз бәйрәме зурлап билгеләп үтелде.

(20 март, “Апастово-информ”).


Апасның Яр буенда олысы-кече өчен матур һәм күңелле бәйрәм чарасы оештырылды. Ул Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елына багышланды. Биредә үк Кырымның Россиягә кушылуының 7 еллыгы уңаеннан “Кырым язы” акция дә үтте.
Нәүрүз театральләшкән күренеш, матур биюләр белән башланып китте. Район башлыгы Равил Хисаметдинов тәбрикләү сүзләрен җиткерде.
-Кадерле райондашлар! Барыгызны да шундый матур Нәүрүз бәйрәме, Май чабу бәйрәме белән котлыйм. Язлар матур килеп, җирдә дым күп калып, чәчүләрне уңышлы башкарып, мул икмәкләр үстерергә язсын, - диде ул.
Бәйрәм чарасында милләтләр дуслыгы чагылдырылды, районда гомер итүче төрле милләт вәкилләренең көнкүреше, ризыклары, гореф-гадәтләре, милли йолалары, киенү рәвешләре чагылдырылды һәм тәкъдим ителде.
Кыр кухнясында ботка пеште. Аны аграр көллият коллективы пешерде. Иске Йомралы мәктәбе коллективы “карга боткасы”, Каратун ашлык кабул итү коллективы чәй һәм коймак белән сыйлады. Эшмәкәрләр шашлык, татлы мамык һәм чәй, коймак тәкъдим итте.
Китапханә хезмәткәрләре бию түгәрәге оештырып, төрле милләтләрнең биюләрен һәм милли уеннарын күрсәттеләр. Халык та кушылып уйнады һәм биеде. Район башлыгы Равил Хисаметдинов та кавказ биюе белән түгәрәктә катнашты.

Боланнар, хаски этләре, пони да бәйрәмгә аерым ямь өстәде. Балалар гына түгел, олылар да алар яныннан китмәде. Кар чаналарында йөрүчеләр дә күп иде.

Мәйданда җыр-моң тынып тормады. Шунда ук спорт уеннары барды. Итекле хоккей, чүлмәк вату, аркан тартыш, гер күтәрү кебек хәрәкәтле һәм халык уеннары да райондашларны җәлеп итте.
Иң соңыннан бәйрәм карачкысы яндырылды. Әле вакытта барлык халыкның теләге бер иде: чирләр, яман гадәтләр, явызлыклар бездән ерак китсен, дуслык-татулык, муллык, бердәмлек тантана итсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев